Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда ике машина бәрелешеп, ике кеше һәлак булган

Ике пассажир авыр яралар белән хастаханәгә озатылган. Түбән Кама районында Чистай-Түбән Кама юлында ике автомобиль бәрелешеп, ике кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичә кичке ун тирәсендә Чистай ягыннан килүче җиңел машина "Nissan Note", каршы як юлга чыгып, "ВАЗ-2110" машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә,...

Ике пассажир авыр яралар белән хастаханәгә озатылган.

Түбән Кама районында Чистай-Түбән Кама юлында ике автомобиль бәрелешеп, ике кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кичке ун тирәсендә Чистай ягыннан килүче җиңел машина "Nissan Note", каршы як юлга чыгып, "ВАЗ-2110" машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, 28 һәм 21 яшьлек егетләр - ике машинаны йөртүче дә урында ук һәлак булган. "ВАЗ-2110" машинасындагы 17 һәм 22 яшьлек ике пассажир авыр яралар белән хастаханәгә озатылган.

Рәсми хәбәрдә әйтелгәнчә, иномарка йөртүченең һава торышы начарлануын исәпкә алмавы да юл һәлакәтенә китергән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев