Татарстанда трассада хатын-кызны чәченнән алып машинадан тотып атканнар
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда трассада хатын-кызны чәченнән алып машинадан тотып атканнар

Алабуга-Чаллы юлында ир белән хатын-кыз арасындагы низаг чак фаҗига белән тәмамланмаган.

50 яшьлек ярсыган ир 45 яшьлек юлдашын чәченнән тотып машинадан алып ыргыткан, дип яза "Яңа Кама" басмасы.

Зыян күрүче хатын-кыз полициягә гариза язган. Хәзер аның күрсәтмәләрен тикшерү бара.

http://shahrichalli.ru/news/kich%D3%99-b%D2%AFgen-irt%D3%99g%D3%99/tatarstanda-trassada-khatyn-kyzny-chchennn-alyp-mashinadan-totyp-atkannar


Нет комментариев