Алмадан печенье
Аш-су бүлмәсендә

Алмадан печенье

Хәзерге вакытта тиз әзерләнә торган ризык­ларга өстенлек бирәбез, чөнки вакыт җитми.

Әлеге алмалы печенье тиз дә, тәмле һәм файдалы да.

Кирәк була: 200 гр атланмай, 200 гр шикәр комы, ваниль шикәре, 300 гр он, 2 ч.к. разрыхлитель, бер чеметем тоз, 3 алма, 2 йомырка.

Майны шикәр комы һәм ваниль шикәре кушып күпертергә. Йомырканы аерым-аерым сытарга, һәрберсеннән соң яхшылап болгатырга.

Разрыхлитель, тоз һәм он өстәп, куе камыр ясарга. Вак итеп туралган алмаларны камырга кушарга һәм юеш кул белән печеньелар формалаштырып, табага тезәргә. 

180 градуслы мичтә 15-20 минут пешерергә.

https://yashel-uzan.ru

 

фото: ясалма фәһем

 

 


Нет комментариев