30 августта - өч бәйрәмне билгеләп үттек. Чараның рәсми өлешендә бүләкләүләр күп булды.
Лениногорск районының төрле тармагында эшләүчеләр хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре алды, шулай ук муниципаль берәмлек Советының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Республиканың нефть сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Атказанган нефтьчесе» мактаулы исеме «нефть транспорт компаниясе-АЛЬЯНС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте скважиналарын капиталь һәм җир асты ремонты мастеры - Валиев Радик Расим улына бирелде.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем Лениногорск нефть техникумы директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары – Багманова Наилә Мөдәрис кызына бирелде.
Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте “Август-Лениногорск” хуҗалыгы трактористы Васильев Александр Леонидовичка белдерелде.
Шулай ук «КРС-Сервис»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 3 нче скважиналарны капиталь ремонтлау цехының (капиталь, җир асты) скважиналарны ремонтлау мастеры – Нурияхметов Радик Леонидовичка да белдерелде.
Әлеге исемлек бик озын, монда бары берничәсе генә.
Розалия Мостафина фотолары








Нет комментариев