Уку елы алдыннан Лениногорск янгын сүндерүчеләре  янгын куркынычсызлыгы турында искә төшерә
ЯҢАЛЫКЛАР

Уку елы алдыннан Лениногорск янгын сүндерүчеләре янгын куркынычсызлыгы турында искә төшерә

Каникул вакытында күпчелек балалар мәктәптә янгын куркынычсызлыгы күнекмәләрен оныталар. Шуңа күрә уку елы башланыр алдыннан балаларга бу хакта искә төшерү бик мөһим.

Янгын куркынычсызлыгы проблемасын хәл итү күбесенчә элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүгә һәм янгын чыккан очракта дөрес эш итә белүгә бәйле.  Шуңа күрә дәүләт күзәтчелеге эшчәнлегенең иң мөһим бурычларыннан берсе булып бөтен халыкны, бигрәк тә балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтүне оештыру тора. Мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәр укучыга билгеле булырга тиеш!

Уку елы башлану белән Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторлары, мәктәпләрдә янгын чыкмасын өчен, мәгариф учреждениеләре педагогларына һәм укучыларына янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен искә төшерәләр.

Мәктәптә катгый тыела:

  • мәктәп бинасында һәм аның территориясендә тәмәке тарту һәм ачык уттан файдалану;
  • тиз кабынучан һәм башка янучан сыеклыкларны, шулай ук үз-үзен яндырырга сәләтле химик матдәләрне бүлмәләрдә сакларга;
  • бүлмәләрдә һәм коридорларда төрү материаллары, савытлар һәм чүп-чар тупларга;
  • электр җылыту приборларыннан классларда һәм бүлмәләрдә файдаланырга;
  • биналардан чыгу юлларын, юлларны, кешеләрне эвакуацияләү юлларын, янгын сүндерү чараларына якын килү юлларын һәм запас чыгу юлларын капларга.

Янгын турында кичекмәстән «01», «112» телефоннары аша хәбәр итәргә,  янгын урынын һәм үз фамилияңне әйтергә, янгын турында хәбәр итәргә өйрәтергә.

ТР ЛМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

 


Нет комментариев