Кулланучы почмагы: курьер китергән товарга зыян килгән, кем гаепле?
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы почмагы: курьер китергән товарга зыян килгән, кем гаепле?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Лениногорск шәһәрендә яшәүче сорау белән мөрәҗәгать иткән: ул интернет-кибеттән көнкүреш техникасына заказ биргән, ә алган вакытта төргәкнең ачылганын, ә товарда ярылган эзләр булуын ачыклаган.

Курьер дәгъваларны кибеткә белдерергә кирәк, дип аңлаткан, ә сатучы, үз чиратында, китерү хезмәтендә гаеп дип белдергән.
Территориаль орган белгечләре кулланучыга әлеге ситуацияне аңлаттылар. 

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе нигезендә, әгәр кулланучыга сыйфатсыз товар сатылган икән, ул үз теләге белән товарны алмаштыруны, бәяләрне тиешенчә киметүне, кимчелекләрне түләүсез бетерүне яки түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта кулланучы каршында җаваплылык нәкъ менә сатучыда, транспорт компаниясе яки курьер хезмәте түгел — хәтта товар ташу вакытында зыян күргән очракта да.

Бу «кибет – китерү хезмәте» мөнәсәбәтләренең алар арасында аерым килешү белән җайга салынуы белән бәйле, һәм кулланучы бу мөнәсәбәтләргә җәлеп ителмәгән. Китерүчегә таләпләр хокукын соңыннан сатучы үзе белдерергә мөмкин, ләкин бу инде сатып алучыга кагылмый.

Моннан тыш, «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының товарларны дистанцион рәвештә сату үзенчәлекләрен җайга сала торган 26.1 маддәсе нигезендә, сатучы тиешле сыйфатлы товарны кулланучыга тапшыру бурычыннан азат ителми.

Тагын шунысын да игътибарга алырга: әгәр товар зарарланган төргәк белән китерелгән булса, заказны зарарланган урыннарын теркәмичә кабул итмәскә — кулланучы кабул итүдән баш тартырга, курьер вакытында акт төзергә яки фотога төшерергә хокуклы, бу соңыннан сатучыга дәгъва белдергәндә дәлил булачак.

Заказ кабул иткәндә нәрсәләрне белеп торырга кирәк:

  •  төргәкләрне һәм товарны курьер каршында, алу турындагы документларга кул куелганчы карарга;
  • зыян-зарар ачыкланганда, кабул итүдән баш тартырга яки дефект процессын акт төзеп яки видеога, фотога төшереп  теркәп куярга;
  • дәгъва белән нәкъ менә сатучыга (интернет-кибеткә) мөрәҗәгать итәргә, ә курьер хезмәтенә түгел;
  • сатучы дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына яки судка мөрәҗәгать итәргә.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат һәм консультация алу кирәк булганда,  кулланучы хокукларыгыз бозылган дип уйласагыз, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз:  Лениногорск шәһәре, Гончаров урамы, 1нче йорт, 206нчы кабинет. Телефон: 8 (85595) 5-19-72

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыклары белән танышырга мөмкин:  https://vk.com/gosalcogolrt 

фото: Дәүләт алкоголь инспекциясеннән

 


Нет комментариев