Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Рулет рецепты

Кирәк була: 3 йомырка, 100 гр песок, 1 п. ванилин, 20 гр крахмал, 4 гр разрыхлитель, 90 гр он.

Йомырканың агын сарысыннан аерырга. Агын күпертергә. Песок салып тагын әйбәтләп күпертергә. Берәм- берәм йомырка сарысын сала-сала күпертергә. Крахмал, ванилин салырга. Онга разрыхлитель салып әз-әзләп салып кашык белән генә болгатырга.

Зур шакмак табага пергамент кәгазе җәеп, камырны салырга, тигезләп таратырга җәяргә. 180 градуслы җылынган духовкада 12 минут пешерергә.

Пешеп чыккач тастымалга әйләндереп капларга. Өске ягы тастымалга төшә, аскы кәгазле ягы өстә кала. Җайлап кына кәгазен куптарып алырга һәм тастымалы белән бергә рулет кебек төреп куярга. Бераз гына суынгач , рулетны сүтеп үзегез теләгән кремны сыларга һәм рулет кебек төреп куярга.

Варенье, повидло яисә сгущенканы(130гр) сыер мае(100гр) белән болгатып сыларга була.

http://Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/tmle-bulsyn/rulet-retsepty

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт яблочного рулета просто рулет рулет рецепты