ҖӘМГЫЯТЬ

Нарат, чыршы һәм каен: Татарстанда 1,2 мең килограммнан артык урман орлыгы җыелган

Агачлар киселгән яки корыган кишәрлекләрдә урман утыртмаларын торгызу өчен урман орлыклары запасы Татарстанда формалаштырылган.

Бу хакта  ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.

"Сыйфатлы орлыклар - уңышлы урман торгызу нигезе, чөнки алардан утырту материалы үстерелә. Быел планлы күрсәткеч 11,4 мең килограмм урман орлыгы тәшкил итә. Бүгенге көнгә министрлыкның структур бүлекчәләре белгечләре тарафыннан 1,2 мең килограммга якын орлык җыелган. Болар – 600 килограммнан артык гади нарат, 300 килограммнан артык европа чыршысы орлыклары, каен, юкә, корычагач", - дип билгеләп үтте ул.

Зарипов белешмәләре буенча, орлык җыю эшләре дәвам итә һәм көзгә оптималь срокларда тәмамланачак. Бүгенге көндә каен, корычагач һәм чикләвек орлыкларын җыю дәвам итә.

 

татар-информ


Нет комментариев