«Август-Лениногорск» хуҗалыгында уҗымнарны тикшерделәр
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

«Август-Лениногорск» хуҗалыгында уҗымнарны тикшерделәр

Аграр предприятие – «Август-Лениногорск» белгечләре һәм ТР Россельхозцентр белгечләре кырга уҗымнарны тикшерергә чыктылар.

Белгечләр уҗымнардан тикшерү өчен өч проба һәм ике монолит алганнар. 

Тикшерү «Московская-56» һәм «Скипетр» сортлары шытып чыккан ике басуда үткәрелде.

Тикшеренүләр үсентеләрнең яшәргә сәләтле булуын раслады, көзге культураларның 100% ы вегетацияне яңарткан.

«Пробалар алынган вакытта кар катламының биеклеге 45-50 см, туңу тирәнлеге 25 см иде. Бу көзге культураларның кышлавы өчен идеаль», - диде «Август-Лениногорск» ның баш агрономы Валерий Пимуков.

 

фото: «Август-Лениногорск»

 

 


Нет комментариев