Казан Сабантуенда Татарстанның иң уңган авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәттеләр.
Казан Сабан туе көнне традиция буенча республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аграр тармакта эшләүчеләргә хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Алар арасында безнең районнан «Август-Лениногорск» генераль директоры Илнур Гиниятуллин да бар иде.
«Август-Лениногорск» агрофирмасы – районда иң эре хуҗалык. 30 меңнән артык гектарда – чәчелгән мәйданнар. Биредә бер мең баштан артык мөгезле эре терлек
Шулай хөрмәт күрсәтү – үрнәк булып торсын, яшь белгечләргә алга таба да баруга рухландырсын, үз максатларына ирешергә булышсын.
Нет комментариев