Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында “Ялтау” сөтчелек комплексының икенче чираты кулланылышка тапшырыла

Комплексның икенче чираты төзелешенә узган елда нигез салынды.

«Август-Лениногорск» агрофирмасының “Ялтау” сөтчелек-товар комплексының икенче чиратын кулланылышка тапшыргач, елына 11 тонна сөт җитештереләчәк, биредә 1 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 850 савым сыеры тотылачак.

Хәзерге вакытта көтүлекне комплектлаштыру бара. Комплекска Голштин токымлы таналарны «Уразметьево» ( шулай ук “Август-Агро” холдингына керә, Мөслим районы) нәсел хуҗалыгыннан алып килделәр. Шулай ук нәселле таналар Воронеж өлкәсеннән дә кайтартылды. Декабрьдә бозаулар көтелә.

Ялтау авылындагы  сөтчелек-товарлыклы комплексның икенче чиратында ике ферма төзелгән  (сыерлар тотар өчен), әлеге биналарның берсеннән икенчесенә шуннан гына йөрергә мөмкин, аларның түбәсе ябылган, шулай ук 28 урынга “Карусель” савым залы урнаштырылган. Яңа административ корпус төзелгән, санитар үткәрү урыны да яңа һәм дезинфекция барьерлары куелган.

Комплекстан чыгарылган тирес өчен дүрт лагуна бар һәм биш силос-сенаж траншеялар ясалган.

“Август-Агро”ның барлык сөтчелек-товарлыклы комплексларында стандарт технология кулланыла, ул big-box (биг-бокс) дип атала, ягъни кросс-вентиляцияле бинага көтүлекне бер түбә астына  урнаштыру. Кросс-вентиляция сыер тора торган бинада микроклимат белән идарә итүне һәм терлекләргә югары температура уңайлылыгын тәэмин итә.

Исегезгә төшерәбез: “Ялтау” сөт комплексының беренче чираты 2022 елда төзелде.

Комплексны эшләтеп җибәргәч, сөт җитештерүнең югары дәрәҗәсе күренә башлады. Хәзерге көндә уртача тәүлеклек савым бер сыерга 35 литр туры килә, сөтнең майлылыгы – 4 процент, хәтта артыграк та була, ди белгечләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев