Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы хуҗалыгында сыерлар рекорд куя

Районның Яңа Сережкино фермасында Саманта кушаматлы сыердан тәүлегенә уртача алганда 60 литр сөт савып алалар.

 

“Август-Лениногорск” агрофирмасының “Сережкино” фермасында сөт продукциясе буенча Саманта сыеры рекорд куйды. 4,5-5 яшьлек голштинка сыерындан 60 литрлап  сөт савалар.
“Ялтау” фермасындагы 5 яшьлек Маруся айдәвамында тәүлегенә уртача 53 литр сөт бирә.
“Август-Лениногорск” агрофирмасының 30 сыеры тәүлегенә 40 литр сөт планкасын узды инде.

Голштин сыерлары барысы да агрофирмада туып үстерелгән сөтлебикәләр.

Терлекчелектәгеләр билгеләп үткәнчә, уңышның нигезе –баланслы туклану һәм сыер саву эшенең сыйфатлы  итеп башкарылуы. Моннан тыш, ясалма орлыкландыру белән эшләү, токымлылыкны яхшырту да сизелерлек нәтиҗәләр китерә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев