Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида салкыннар уҗымнарга зыян китермәгәнме?

Уҗым культуралары кышка әйбәт хәлдә керде.

“Уҗым культуралары кышка әйбәт хәлдә керде. Кар катламының һәр 10 сантиметры уҗым культураларын 10 градуска кадәр суыктан саклый. Кар җитәрлек дәрәҗәдә яуды, шуңа да борчылырга нигез юк әлегә”,  - ди Россельхозцентрның Лениногорск филиалы җитәкчесе Марат Ганиев.

Шушы көннәрдә белгечләр көзге игеннәрнең торышын билгеләү өчен кырларга чыкты. Россельхозцентрның Лениногорск филиалы белгечләре һәм “Сатурн-Урал” хуҗалыгының агрономы Илнур Сөнгатуллин белән бергәләп, әлеге хуҗалыктагы уҗым бодае кырын тикшерделәр. Шунысын да әйтергә кирәк: районда иң күп уҗымнар булган хуҗалык – “Сатурн-Урал”да.   

Тикшерү өчен “Дарина” сорты булган уҗым бодае кыры алынды, культура 114 гектарда чәчелгән. Кырдагы кар катламы биеклеге – 20 сантиметрдан 40 сантиметрга кадәр.

Белгечләр әйтүенчә, басу өстендә кар катламы калын. Туфракта 20 см туң катламы күзәтелә. Тармаклану үзәгендә температура -2,6 градус тәшкил итә.

 

фотолар: Марат Ганиевтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев