Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сездә ничек, бездә шулай

Түбән Чыршылы авылы китапханәсендә "Ана-бөек исем, нәрсә җитә ана булуга!" исемле әдәби-музыкаль тамаша узды. Кичәгә рәссам Мөдәррис Минһаҗев, шагыйрь Наил Гыйләҗев, Татарстанның атказан укытучысы Фәйрүзә Бәдертдинова, Югары Чыршылы авылыннан олы хөрмәткә лаеклы, каләм тибрәтеп матур шигырьләр, бәетләр язучы ак әбиебез - Лена апа Закирова, хезмәт ветераннары, күп балалы әниләр чакырылган...

Түбән Чыршылы авылы китапханәсендә "Ана-бөек исем, нәрсә җитә ана булуга!" исемле әдәби-музыкаль тамаша узды.


Кичәгә рәссам Мөдәррис Минһаҗев, шагыйрь Наил Гыйләҗев, Татарстанның атказан укытучысы Фәйрүзә Бәдертдинова, Югары Чыршылы авылыннан олы хөрмәткә лаеклы, каләм тибрәтеп матур шигырьләр, бәетләр язучы ак әбиебез - Лена апа Закирова, хезмәт ветераннары, күп балалы әниләр чакырылган иде.
Ул спектакль белән башланып китте. Галимҗан Гыйльмановның "Убырлы карчык әбием" дип исемләнгән драматик әкият-тамаша иде ул. Ә артистлары ни тора! Үзешчән артистларыбыз - китапханәче Рәмзия Фазлырахманова, почта мөдире Фәния Әхмәдиева, мәдәният хезмәткәре Раилә Әхмәдиева, VIII сыйныф укучысы Ранис Закиров, III сыйныф укучысы Регина Әхмәдиева, Алия Камалтдинова, Эльмира һәм Гөлнара Вафина катнашты бу спектакльдә. Әкият бик уйланылып сәхнәләштерелгән, чөнки монда аналарны олылау, хөрмәт итү тасвирлана бит. Ә соңыннан, үзешчән җырчыбыз - "сандугачыбыз" Мөгаззәмә Гайнетдинова "Әнием баланнары" җырын җырлап җибәргәч, тыңлап утыручыларның күзләре яшьләнде. Татар моңы беркемне дә битараф калдырмый шул! "Моңдадыр бөтен хикмәт", - дип уйлап утырдым. Булдырды Мөгаззәмә апа, рәхмәт аңа!
Менә сәхнәдә шагыйрь Наил Гыйләҗев басып тора. Аның шигырьләрен үз тавышы, автор-башкаручы буларак тыңлавы ни тора! Үзенә күрә генә аһәң, үзенә күрә ят тавыш белән укылды алар. Шушы яктан шул ул, шушы төбәктән Наил абыебыз! Якын итеп, үз итеп кайткан шул ул. Яз әле, Наил абый, сөендер шигърият яратучыларны! Ничәмә-ничә китабың бастырылган икән, бик сөенеч! Аннан сүзне атказанган рәссамыбыз Мөдәррис Минһаҗев алды. Ул үзенең иҗади уңышлары, алдагы планнары белән таныштырды. "Авылга яратып киләм, сөенеп киләм, - дип сүз башлады. - Түбәтәйле бабайларны, ак яулыклы әбиләрне хөрмәт итәм", - диде ул. Чын рәссам белән очрашу, әңгәмә корып, түгәрәк өстәл артында сөйләшеп утыру авыл халкы өчен зур шатлык булды, күпме рухи азык алып кайттык, рәхмәт кунакларның барчасына! Лена апа Закирова үзенең бәетләрен җырлап җибәрде, күпме авырлыклар, кайгылар кичереп язылган алар! Ә шигырьләренең эчтәлекле, тәрбияви булуына шаккатасың! Шулай булмый ни, чын йөрәк түреннән чыгып язылган шул. Авылда узган Коръән ашларында да укый аларны Лена апа. Тыңласыннар кунакка шәһәрдән кайткан яшьләр дә! Коръән укучы, шигырь язучы ак әби ул - Лена апа Закирова! Халкыбызның, авылыбызның йөзек кашы булырдай апа. Өстендәге матур күлмәге, чигүле калфагы йөзенә бик килешле аның. Чын мөселманча тыйнак чыгышы үзенә тартып торды, игътибарны җәлеп итте. Әйе, шулай бик файдалы, күңелгә хуш килгәнчә узды бу кичә, Аллага шөкер! Шундый очрашулар соңгысы булмас әле дип, өметләнеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кичђ