Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов якташыбыз Илшат Әхмәтҗановка мактаулы исем тапшырды
Казан Экспода авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Әлеге чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан районнарыннан авыл хуҗалыгы алдынгылары, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, аграр предприятиеләрдә хезмәт итүчеләр катнашты.
Лениногорск районыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов җитәкчелегендә делегация дә әлеге чарада катнашты.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы промышленностендә озак еллар нәтиҗәле эшләүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Лениногорск районыннан Илшат Ислам улы Әхмәтҗанов “Татарстанның атказанган агрономы” мактаулы исеменә лаек булды.
Ул менә 40 ел авыл хуҗалыгы тармагында көч куя. Хезмәт юлын 1984 елда “Шушма” колхозында агроном булып башлый һәм бүгенге көнгә кадәр агрономлык вазифасында. Хәзерге көндә ул “Союз-Агро”ның Зеленая Рощадагы бүлекчәсендә эшли.
Шөгердә туып-үскән, гомере буе авылда эшләп, Лениногорск муниципаль районының агропромышленность комплексын үстерүдә актив катнашып килә. Максатчанлык, тырышлык, үҗәтлек, үз эшен ярату аңарга үсемлекчелек буенча югары квалификацияле белгеч булырга мөмкинлек биргән. Эшләү дәверендә яшь белгечләргә остаз да булган.
Якташыбызны мактаулы исем алуы белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев