Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Яңа Чыршылы җирлеге урамнары юл көтә

Яңа Чыршылы халкы 2016 елга яңа авыл башлыгы белән керде. Узган елның сентябреннән әлеге вазифага Шамил Җиһаншин кереште. Яңа Чыршылы авыл җирлегенә күп кенә кечкенә авыллар керә, болар: Вәли хуторы, Алешкино, Кузайкино, Горкино, Сергеевка (Кислинка), Александровка, Ватан разъезды. Кайберсендә дачниклар гына яшәсә дә, һәрберсендә проблемасы, хәл итәсе мәсьәләләре туып тора....

Яңа Чыршылы халкы 2016 елга яңа авыл башлыгы белән керде. Узган елның сентябреннән әлеге вазифага Шамил Җиһаншин кереште.
Яңа Чыршылы авыл җирлегенә күп кенә кечкенә авыллар керә, болар: Вәли хуторы, Алешкино, Кузайкино, Горкино, Сергеевка (Кислинка), Александровка, Ватан разъезды. Кайберсендә дачниклар гына яшәсә дә, һәрберсендә проблемасы, хәл итәсе мәсьәләләре туып тора. Күптән борчып торганы - Яңа Чыршылыдагы Центральная урамы. Аннан зур йөк машиналары еш йөргәнлектән, ватылып беткән. Әлеге мәсьәләне быел хәл итәргә, диелде авыл җыенында. Шул урамда, мәктәп-балалар бакчасы каршында ясалма тоткарлык ("лежачий полицейский" диләр) һәм аның билгесе юк, куркыныч тудыра бу урын, балалар шуннан йөри, кайчан куелыр икән дигән сорау бирелде җыенда. Авыл башлыгы әйтүенчә, моның буенча тиешле урыннарга хатлар җибәрелгән. Вәли хуторында да юллар начар икән. Аннан килгән бер абый: "Мине авылдагылар безнең сорауны да җиткер дип очрашуга махсус җибәрделәр. Анда яз-көз айларында йөреп, кереп булмаслык хәлгә җитә, сазлыкка әйләнә", ди. Бу хакта авыл башлыгы хәбәрдар иде, инвестор ярдәмендә уңай якка хәл итеп булмасмы дип җаваплады.
Шулай ук Алешкинода, Кислинкадагы урамнар ремонт көтә. Ярый әле, быел урамнар кардан чистартыла икән. Үзара салым акчасының бер өлешен шуңа күчергәннәр. Тик үзара салым акчасы авырлык белән җыела, ди авыл башлыгы. "Әлеге финанслар авылны төзекләндерү өчен тотыла бит. Сездән җыелган акчаны республика дүрткә арттырып кайтара. Бу бик зур ярдәм", ди җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков.
Шул акча, мәсәлән, Яңа Чыршылыда, Кузайкинодагы һәйкәлләрне ремонтлауга ярап куйган. Җиңүнең 70 еллыгында мемориалда Ватан сугышында катнашучыларның исемлеге яңартыла. Эшләнгән эшләргә килгәндә, урамнарда өстәмә яктырткычлар куелган, Яңа Чыршылыда Центральная, Лесная, Заречная урамнарында ут лампалары алыштырылган. Бу юнәлештә эш киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип ышандырды Шамил Җиһаншин.
Яңа Чыршылы җирлеге территориясендә 514 кеше яши. Узган ел 7 сабый туган, 19 кеше бакыйлыкка күчкән. Бер пар язылышкан, ике гаилә таркалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев