Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскида яшәүче Әхмәтшиннар гаиләсен котлыйбыз

1985 елның 16 августының матур бер көне. Нәкъ 30 ел элек Зәй-Каратай авылында туып үскән, уңган егет үзенең киләчәк тормышын төзү өчен чибәр, җыр-моңга гашыйк булган кыз белән чәчләрен чәчкә бәйләргә дип, Керкәле авылына юл тоткан... Бу яшь пар гаилә тормышын ныклы адымнар белән, бер-берсен санлап, әти-әниләренә мәрхәмәтле, дус-туганга ярдәмчел...

1985 елның 16 августының матур бер көне. Нәкъ 30 ел элек Зәй-Каратай авылында туып үскән, уңган егет үзенең киләчәк тормышын төзү өчен чибәр, җыр-моңга гашыйк булган кыз белән чәчләрен чәчкә бәйләргә дип, Керкәле авылына юл тоткан... Бу яшь пар гаилә тормышын ныклы адымнар белән, бер-берсен санлап, әти-әниләренә мәрхәмәтле, дус-туганга ярдәмчел булып, бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә тормыш итәләр.


Сүзем әтиебез Надир һәм әниебез Фәридә Әхмәтшиннар хакында. Гөрләп узган шушы өч дистә ел эчендә, тормышның матур чаклары да, кинәт кенә сынау булып килгән авырлык та, әти-әниебезнең мәхәббәт көчен сындырмады. Алар икесе дә хезмәт итү бурычын төгәл итеп, җиренә җиткереп яшиләр. Әтиебез 25 ел мәгариф һәм нефть өлкәсендә намус белән эшләде, бүгенге көндә сәламәтлеге какшау сәбәпле өйдә торырга мәҗбүр. Әниебез 35 ел буе балаларны милли музыка сәнгатенә өйрәтеп, җырга-моңга мәхәббәт тәрбияләп, хәзерге вакытта 11 нче гимназиядә эшли.
Әти белән әни безне җил-яңгырдан саклап, тәрбия бирделәр. «Нинди генә эшкә тотынсагыз да, азагына җиткерә белергә кирәк, олы һәм кечене хөрмәтләп, туганнарның хәлен белеп яшәргә, әби-бабайларның рухларына дога кылырга кирәк», дип һәрвакыт әйтеп, өйрәтеп үстерделәр. Югары белемле белгечләр булуыбыз өчен дә без аларга олы рәхмәтле.
Кызыгыз Динара, улыгыз Данис, киявегез Илшат, оныкларыгыз Дамир һәм Тимур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск ахметшиннар гаилэ