Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

«Заман сулышы» белән бергә без

Түбән Чыршылы һәм Югары Чыршылы авылларында яңа елның беренче яртыеллыгында район газетын йөзгә якын гаилә алдырачак. Газетабызны яратып укыйбыз, мәкаләләр дә язып җибәрәбез. Алар бастырылып чыкса, сөенәбез. "Заман сулышы" газетының исеменә җисеме туры килеп тора. Илдәге, республикадагы һәм районыбыздагы вакыйгалар белән һәрдаим оператив таныштырып бара. Шулай ук "Җәмгыять һәм тормыш"...

Түбән Чыршылы һәм Югары Чыршылы авылларында яңа елның беренче яртыеллыгында район газетын йөзгә якын гаилә алдырачак. Газетабызны яратып укыйбыз, мәкаләләр дә язып җибәрәбез. Алар бастырылып чыкса, сөенәбез.
"Заман сулышы" газетының исеменә җисеме туры килеп тора. Илдәге, республикадагы һәм районыбыздагы вакыйгалар белән һәрдаим оператив таныштырып бара. Шулай ук "Җәмгыять һәм тормыш" рубрикасы бик эчтәлекле, "Көн вакыйгалары", "Дин һәм тормыш"ны да якын күреп укыйбыз. Һәр сан бик бай эчтәлекле булып чыга.
"Заман сулышы"н "гаилә газеты" дип атарга була. Анда төрле буын кешеләренә укырлык мәгълүматлар бар. Өлкәннәр "Укучыларыбыз хатларын", "Көн вакыйгаларын" укыса, гаиләдәге кечкенә дусларыбыз үзләренең иҗат җимешләреннән туплап чыгарылган "Кыңгырау" сәхифәсен үз итә, аларны кадерләп саклый мәктәп укучылары. Шулай булмый ни. Зур истәлек бит алар!
Кызыксынып, "Атналык һава торышын" шуннан укып беләбез, кирәк әйберне сатып алганда "Белдерү, реклама" ярдәмгә килә.
Үзем, укытучы буларак, тәрбия сәгатьләренә материалны шуннан эзлим. Күп төрле сорауларыма җавапны ул газеттан табам.
Югары Чыршылыда күп еллар газетаны алдыручыларны атап китәсе килә: Габделхәй Гыйльманов, Муса ага Шәрифуллин, Сәлмән абый Гыйльманов, Сәхибә апа Мусина, Венера Вафина, Әкъдәс Сәлахов, Фатыйма Гыйниятуллина, Әкъдәс Вафин һәм башкалар. (Мәгълүмат почта бүлекчәсеннән алынды).
Түбән Чыршылы авылында газетаны түземсезлек белән көтеп алып укучылар бихисап. Дистә еллар алдыручылар: Әнәс Кадыйров, Зәки Зәһриев, Әлфия Фәхриева, Әбүзәр ага Габдрахманов, Флёра Вилданова, Фәнил Мифтахов, Салават Ситдыйков, Мөслимә апа Әхмәдиева, Салих Әхмәдиев, Җәмил Сәхапов, Хәмидә Шәмсетдинова, Сәимә Хөббәтуллина, Әхәт Гәрәев, сугыш ветераны Рәшит абый Сәйфиев һәм бик күп авылдашларым.
Күршеләрем, өлкән яшьтәге хезмәт ветераннары, Мәкъбүлә апа Нуриева һәм Сания апа Миңнебаевалар тирә - күршеләр белән кич утырганда, газета мәкаләләре буенча әңгәмә корырга ярата. "Почтальон кызыбызның гәҗит китергәнен тәрәзәдән күзәтеп торабыз", - дип сөенеп сөйли алар. Күренү белән йөгереп чыгып алабыз. Ул безгә - ялгыз яшәүчеләргә, бер иптәш, дус сыман тоела!"
Менә бүген яратып укый торган газетабызның беренче саны төсле килде. Гаҗәеп матур, эчтәлекле, үзенә җәлеп итеп тора ул. «Бер сулышта» укып чыктык, рәхмәт сезгә, редакция хезмәткәрләре.Бик нык тырышкансыз, булдыргансыз.
Газетаның бу санын авылдашларым күреп укыса,язылырга өлгермәүчеләр, ашыга-ашыга, почта бүлекчәсенә барырлар дип өметләнеп калабыз. Шулай булмый ни! Ничек инде республика, районыбыз,авыл яңалыкларын белми калырга! Үзебезнең район газетасына укучылар терәк, таяныч булсыннар иде. Язылыгыз, укыгыз, авылдашларым «Заман сулышы»н!
Аерым рәхмәтне авылның почта бүлекчәсе хуҗасы, инде җиде ел гадел, эшен җиренә җиткереп эшләүче Фәния Әхмәдиевага җиткерәсем килә. Почтальон кызларыбыз Зөлфирә Камалтдинова (инде 10 ел эшли бу эштә), Рәмзилә Исламова, Дания Саримованы мактап телгә алам. Килгән газет-журналларны вакытында тараталар. Шулай эшеңне җиренә җиткереп эшләсәң генә кеше ышанычын аклап була, газетка язылучыларны югалтмауга ирешәсең шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: заман сулышы

2
X