13 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Вәсилә (тормыштан алынды)
Математика буенча укытучылары Вәсилә апа: "Балалар, тагын бер кат исегезгә төшерәм. Иртәгә булачак контроль эшкә өйдә әзерләнегез. Мин өйдә чишәргә биргән барлык мисалларны да игътибар белән чишеп, аңламаган җирен аңларга тырышыгыз", - дип укучыларны кисәтүе булды, дәрес тәмамланганын хәбәр итеп, күңелле генә кыңгырау шалтырады. Зөһрә класс бүлмәсеннән атылып чыккан сыйныфташлары кебек тиз генә йөгереп чыгып китмәде. Яраткан Вәсилә апасы янына барып, иртәгә булачак контроль эш буенча сораулар бирде.
-
2020 елда ана капиталының күләме 3,8 процентка артачак
Вице-премьер Татьяна Голикова 2020 елда ана капиталы 3,8 процентка индексацияләнәчәге, түләүләүләрнең күләме 466,6 мең сум тәшкил итәчәге хакында белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
-
Российские медики запретили уставшим людям дремать и пить кофе
Эксперты составили список того, чем опасно заниматься человеку.
-
Репетиторлар мәктәптә укытмаганны өйрәтә аламы?
Яңа уку елы мәктәпкә бару гына түгел. Балалары югары сыйныфларда укыган әти-әниләргә тагын бер мәшәкать өстәлә. Репетиторны кайдан табасы? Хәтта укытучылар үзләре дә репетитор ялларга киңәш бирә. Имтихан нәтиҗәсе исә егет-кызлар гына түгел, аларның әти-әнисенә дә, мәктәпкә дә кирәк. Репетиторлык “базары”нда хәлләр ничек?
-
Синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтте
14 сентябрьдә республикада урыны белән яшен һәм көчле җил булуы көтелә.
-
ОСАГО өлкәсендәге реформадан соң тарифлар өч-дүрт тапкыр кимергә мөмкин
ОСАГО тарифларын исәпләүнең яңа системасына күчкәннән соң авариягә юлыкмыйча йөри торган шоферлар өчен полисның бәясе өч-дүрт тапкыр кимергә мөмкин. РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев Мәскәү финанс форумында шундый фаразлар китерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
-
Ага Хан премиясе директоры Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде
Премиянең оештыру комитеты җирле хакимиятнең хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.
-
Ага Хан премиясе директоры Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде
Премиянең оештыру комитеты җирле хакимиятнең хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.
-
Россиядә алкогольне мобиль кушымта буенча сатып алырга рөхсәт ителәчәк
Мәскәүдә 2020 елның беренче яртысында электрон паспортлар буенча алкоголь һәм тәмәке продукциясен сату буенча экспериментны башларга планлаштыралар.
-
Лениногорск Мәшгульлек үзәге белгечләре игелекле эштә катнашты
"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе барышында Лениногорск мәшгульлек үзәге белгечләре картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка бардылар.
-
Ташкабак, сыр һәм сарымсактан беленнәр
Иртән якыннарыңны үзенчәлекле азык белән сыйлыйсың килсә, түбәндәге рецептны ясап кара.
-
Лениногорскилы ханым мошенниклар тозагына эләккән
Лениногорск шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек бер ханым мошенниклар тозагына эләккән.
-
Мәктәптә юлларда иминлеккә багышланган темалар саны артачак
Мәгариф министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы «Әйләнә-тирә дөнья» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрендә юл хәрәкәте иминлеге темаларының санын арттырачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Татарстан казые 4 көнлек эш атнасы мәчеткә йөрүчеләр артуына китерер дип саный
Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев 4 көнлек эш атнасы мәчеткә йөрүчеләрнең саны беркадәр артуга китерәчәк дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.