Заман сулышы

Лениногорск Мәшгульлек үзәге белгечләре игелекле эштә катнашты

"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе барышында Лениногорск мәшгульлек үзәге белгечләре картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка бардылар.

 


Алар монда памперска мохтаҗлык кичерүчеләргә памперслар тапшырдылар. Бу күптәннән килә торган матур традиция. Шулай ук Мәшгульлек үзәге белгечләре «Исток-Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләргә урын-җир кирәк-яраклары һәм савыт-сабалар тапшырдылар.

 

Фото: сайт центр занятости

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: