Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ОСАГО өлкәсендәге реформадан соң тарифлар өч-дүрт тапкыр кимергә мөмкин

ОСАГО тарифларын исәпләүнең яңа системасына күчкәннән соң авариягә юлыкмыйча йөри торган шоферлар өчен полисның бәясе өч-дүрт тапкыр кимергә мөмкин. РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев Мәскәү финанс форумында шундый фаразлар китерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

 

«Яңа тарификацияне дөрес кулланган очракта полисның бәясе сизелерлек кимергә мөмкин, әмма һәркем өчен дә түгел. Биредә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүче, хәрәкәттә катнашучы башка кешеләр өчен куркыныч тудырмаучы һәм авариягә юлыкмыйча йөрүче шоферлар турында сүз бара», - диде Моисеев.

Закон проекты нигезендә, иминиятләштерүчеләр Россия Банкы тарафыннан билгеләнгән коридор чикләрендә тарифны мөстәкыйль рәвештә билгели алачак. Тарифларны исәпләгәндә йөртү характеристикаларын, машина хуҗасының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлары һәм авария вакытында иминият түләүләре бармы-юкмы икәнлеген исәпкә алачаклар.

ОСАГО өлкәсен реформалаштыруның беренче этабы 2019 елның гыйнварында башланды. Тариф коридоры база бәясеннән югарыга һәм түбәнгә 20 процентка киңәйтелде.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан – территория коэффициентын, ә 2020 елның 1 октябреннән егәрлек коэффициентын гамәлдән чыгару күздә тотыла.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/13/193502/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X