Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы ханым мошенниклар тозагына эләккән

Лениногорск шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек бер ханым мошенниклар тозагына эләккән.


Лениногорск эчке эшләр бүлегенә шәһәрдә яшәүче 61 яшьлек  бер ханым мөрәҗәгать итә. Хатын сөйләвенчә, телефоннан  банк хезмәткәрләре белән сөйләшкәннән соң, аның банк картасыннан 14 мең акча югала.

Банк хезмәткәрләре картага бонуслар җыелганлыгы Һәм бу бонусларны счетка күчерергә кирәклеге турында  әйтәләр. Моның өчен карта номерын, код һәм смс белән килгән өч цифраны гына әйтүен үтенәләр. Нәтиҗәдә, хатынның картасыннан 14 мең акчасы югала. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Эчке эшләр бүлеге барлык кешене дә игътибарлы булырга һәм телефон мошенникларының алдауларына ышанмаска чакыра.

Әгәр сезнең телефонга билгесез абоненттан смс килә яисә билгесез кеше шалтырата, аның сүзләрен кабул итәргә ашыкмагыз.
Банк карталары турындагы мүгълүматны беркемгә дә әйтмәгез. Әгәр сезнең карта белән берәр нинди операцияләр үтсә, банкның клиент бүлегенә шалтыратырга кирәк. Бу номер картаның артында язылган.
Әгәр дә инде алдашуга тап булсагыз, “02” телефоны буенча полиция бүлегенә шалтыратыгыз.

 

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев