Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәптә юлларда иминлеккә багышланган темалар саны артачак

Мәгариф министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы «Әйләнә-тирә дөнья» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрендә юл хәрәкәте иминлеге темаларының санын арттырачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча шундый йөкләмә бирелде, дип хәбәр ителә РФ Министрлар Кабинеты сайтында.

Ведомстволар федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФГОС) һәм якынча төп белем бирү программаларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертәчәк. Алар шулай ук «Технология» фәне кысаларында «Автодело» өстәмә модулен кертү мөмкинлеге турында да фикер алышачак.

Эчке эшләр министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы юлларда иминлеккә багышланган "минутка"ларны башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирүне  Федераль дәүләт белем бирү стандартларына кертү буенча эш алып барачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/12/193485/

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X