13 октябрь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнде
Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 4 мең гектардан 108 мең 643 тонна бәрәңге җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш - 273 центнер. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Ноябрьдән Татарстанда су объектларында патруль төркемнәре эшли башлаячак
Татарстанда су объектларында ноябрьдән патруль төркемнәре эшли башлаячак. Бу хакта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
-
Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды
Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
13 октябрьдән Казан дәүләт медицина университеты дистанцион укытуга күчә
Казан дәүләт медицина университеты иртәгә, 13 октябрьдән, дистанцион белем бирүгә күчә. Бу хакта югары уку йортының студентлар матбугат үзәгенең «Вконтакте» төркемендә хәбәр ителә.
-
Өстәл теннисында лениногорскилы сынатмады
10 октябрьдә Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә Башкортстан Республикасы көненә багышланган өстәл теннисы буенча Беренчелек үтте.
-
Covid-19 коронавирус инфекциясен кабат йоктырган беренче пациент вафат булган
Коронавирус инфекциясен кабат йоктырган 89 яшьлек Нидерланд кешесе вафат булган. Бу – дөньяда тәүге шундый очрак. РИА Новости агентлыгы Оксфорд университеты нәшрияты сайтына сылтама белән шул хакта хәбәр итә.
-
Интернет аша мебель сатарга уйлаучы лениногорскилылар акчасыз калган
Лениногорскида интернет аша мебель сатарга уйлаган ана белән кыз 250 мең сум акчасыз калган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Мордва Кармалкадагы юл һәлакәтендә 18 яшьлек егетнең гомере өзелде
Районыбызның Мордва Кармалка авылында юл-транспорт һәлакәтендә мотоцикл пассажиры һәлак булды.
-
Татарстанда коронавирус аркасында яңа чикләүләр кертү планлаштырылмый
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында санитар чараларны көчәйтү планлаштырылмый. Әмма, ОРВИ һәм грипп аркасында локаль чикләүләр булырга мөмкин.
-
WhatsApp-та теләсә нәрсә язышмагыз!
«Синергия» мәгълүмати технологияләр институты директоры урынбасары Антон Аверин белдерүенчә, WhatsApp-тагы күптән юк ителгән язмаларны да тергезеп укып була. Моның өчен махсус программалар эшләнгән.