Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнде

Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 4 мең гектардан 108 мең 643 тонна бәрәңге җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш - 273 центнер. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Иң яхшы бәрәңге уңышы - Балтач районында, анда гектардан уртача уңдырышлылык 444 центнер булды.

Шикәр чөгендерен җыю белән 11 район шөгыльләнә. Аны алуны Апас, Зәй һәм Бөгелмә районнары төгәлләделәр. Финиш сызыгында - Тукай, Сарман, Буа һәм Минзәлә районнары.

Республикада рапс җыю да дәвам итә. Бүгенге көнгә 29 район игенчеләре рапс җыюны төгәлләделәр, 150029,2 тонна җыелган. Азнакай, Аксубай, Баулы, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Тукай районнары аны җыюны төгәлләп киләләр.

Кырларда туфрак эшкәртү 1653,7 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән тирәнтен сөрү — 838 мең гектарда башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев