Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды
Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Чаллыда яшәүче 1940 елгы хатынны пневмония белән шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә илтәләр. Хатын-кызның йөрәк-кан тамырлары системасы хроник авырулары булган.
1947 елда туган икенче бер хатын-кыз ике яклы вирус пневмония белән хастаханәгә эләгә. Аның хәле хроник авырулары кискенләшүе фонында катлауланды, диделәр матбугат хезмәтендә.
Үлемнең сәбәбен белгечләр патологоанатомик экспертиза һәм лаборатория тикшеренүе нәтиҗәсендә ачыклаган, дип аңлаттылар ведомствода.
Татарстанда 13 октябрьгә коронавирус аркасында 92 үлем очрагы теркәлгән.
https://tatar-inform.tatar/news/health/13-10-2020/tatarstanda-tagyn-ike-keshe-koronavirustan-vafat-buldy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев