Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирус аркасында яңа чикләүләр кертү планлаштырылмый

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында санитар чараларны көчәйтү планлаштырылмый. Әмма, ОРВИ һәм грипп аркасында локаль чикләүләр булырга мөмкин.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Бүген яңа коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, бернинди чикләүләр кертүне планлаштырмыйбыз. Шул ук вакытта без грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре буенча вазгыятьне тикшереп торабыз һәм локаль рәвештә ниндидер чикләүләр кертүне тәкъдим итәбез. Без бу чараларны грипп һәм ОРВИ авырулары арткан вакытта ел саен башкарабыз», — диде спикер.

Салкын тиеп авыручылар аркасында, медицина оешмаларына авыруларны кертү туктатылырга, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү буенча чикләүләр кертелергә мөмкин. Әгәр мәктәптә авыручылар саны 20 проценттан артса, сыйныфларны ябарга мөмкиннәр.

«Ниндидер кырыс чикләүләр кертмәячәкбез», — диде Любовь Авдонина.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/12-10-2020/tatarstanda-koronavirus-arkasynda-ya-a-chikl-l-r-kert-planlashtyrylmyy-5778159

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев