Заман сулышы

13 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 13 гыйнвар 2012 - 06:17
    Авылдан сөенеп кайттым
    Күптән түгел туган авылым Куакбашка кайтырга булдым. Әти-әниләр күптән вафат, еш кайтып булмый, дөнья куабыз. Мин кайтып керүгә сеңелем: "Бик вакытлы кайттың әле, бүген клубта Әниләр көненә багышланган концерт була", - диде. Әй, мин әйтәм, концерт кына күргән бар. Тик шулай да барырга булдым, һәм барганыма үкенмәдем. Мәдәният йортына килеп...
    182
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 06:15
    Каз өмәсе
    Их, каз өмәсе! Яратам да шушы кыш аен. Чөнки ул туйганчы ит ашый торган ай. Егыптырып суясың эре малны, ә казларны инде әйтәсе дә юк! Авылда хәзер мал асраучы кешеләр сирәк. Ләкин электән мал асрап үскән кеше, һаман да мал җанлы. Шуларның берсе - Шөгер авылының уңган кешесе Мәнзүрә апай....
    220
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 06:07
    Зөмәрә ШӘРӘПОВА: “Сәләтсез бала – юк”
    Театр яктылыкка, нурга илтә, дигән бөек шагыйрь Габдулла Тукай. Чыннан да, сәнгатьне сөйгән кеше башкаларны да шуңа җәлеп итә. Балалар күңеленә театрга мәхәббәт орлыклары салган, "Чишмә" иҗат берләшмәсендә актив көч куючы, туган авылы Кирлегәчтә һәр елны "Яшьлегемә кайттым янә", "Остазым" кебек кичәләр үткәрүче, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты, театр баскычында...
    281
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 05:57
    Тимәгез йөрәгемә...
    Айларны, елларны чорнадым, Түм-түгәрәк булды елларым. Ел йомгагым түм-түгәрәк булды, Аңа төргәч күңелем җырларын. Тәгәрәп лә китсә йомгагым, Чәчелмәсләр микән уйларым? Шатлыктан гына тормый елларым, Яшемә манып яздым җырларым. "Сихри", - дидем, ул тылсымлы иде, Елатты да, юатты да мине. Алтмыш елымны бит чорнадым, Шул йомгакны кем соң урлады? Җыр...
    255
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 05:53
    Күчтәнәч (хикәя)
    Әле күптән түгел фатир күршесе белән сөйләшеп торганда, олы яшьтәге Маша түти: «Ә без элек, балалар башка шәһәрләрдә укыганда күчтәнәчләр җибәрә идек», дип, үткәннәрен искә алды. Әйбәт фикер бит бу, миңа да күчтәнәч җибәрергә кирәк, - дип уйлады Нурия. "Юк, кирәкми, хәзер кибетләрдә барысы да бар, үткән заман түгел, маташма...
    211
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 05:52
    Нияз – берничә медаль иясе
    3 гыйнвардан 8енә кадәр Пермь өлкәсендә трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Анда Пермь өлкәсеннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Түбән Тагил һәм Лениногорскидан җыелма командалар катнашты. 2000 елгы һәм аннан да кечерәк малайлар арасында Нияз Галиев (тренеры Н.Герасимов) бронза һәм көмеш медальгә, ә Сергей Есипов (тренеры Н.Щербаков) бронза медальгә лаек...
    182
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 05:49
    Егетләр бил алыша
    Бөгелмәдә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры үтте. Ярышларда Уфа, Бәләбәй, Октябрьский, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Самара, Баулы, Азнакай, Лениногорск көрәшчеләре катнашты. 45 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Константин Пикалев I урынны алды. Шул ук категориядә Кирилл Маркинга III урын бирелде. 74 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Руслан Лущиков шулай ук III урынга...
    216
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 05:47
    Законсыз “эшчәнлек”
    Декабрьнең бер көнендә "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесенең хокук бозулар профилактикасы службасы хезмәткәрләре "Әлмәтнефть" идарәсенең 5 нче промыселындагы бер скважинасы янында нефть каракларын тоткарлый. Ике "КамАЗ" автоцистернасы Әлмәт районының Туктар авылы янында тоткарлана, рульдә элек хөкем ителгән, "УК" Татспецтранспорт" җәмгыятенең транспорт предприятиесе машина йөртүчесе һәм беркайда да эшләмәүче Әлмәт егете була....
    330
    0
    0
Реклама