Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Законсыз “эшчәнлек”

Декабрьнең бер көнендә "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесенең хокук бозулар профилактикасы службасы хезмәткәрләре "Әлмәтнефть" идарәсенең 5 нче промыселындагы бер скважинасы янында нефть каракларын тоткарлый. Ике "КамАЗ" автоцистернасы Әлмәт районының Туктар авылы янында тоткарлана, рульдә элек хөкем ителгән, "УК" Татспецтранспорт" җәмгыятенең транспорт предприятиесе машина йөртүчесе һәм беркайда да эшләмәүче Әлмәт егете була....

Декабрьнең бер көнендә "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесенең хокук бозулар профилактикасы службасы хезмәткәрләре "Әлмәтнефть" идарәсенең 5 нче промыселындагы бер скважинасы янында нефть каракларын тоткарлый.

Ике "КамАЗ" автоцистернасы Әлмәт районының Туктар авылы янында тоткарлана, рульдә элек хөкем ителгән, "УК" Татспецтранспорт" җәмгыятенең транспорт предприятиесе машина йөртүчесе һәм беркайда да эшләмәүче Әлмәт егете була. Тоткарлау вакытында әлеге төркем бер цистернадан икенчесенә 2 тонна 664 килограмм нефть бушатырга өлгергән була. Транспорт предприятиесе машинасына "кара алтын" "Әлмәтнефть" идарәсенең ДНС-1СС-ДНС-2СС нефтьүткәргеченнән ремонт вакытында салынган булган. Алдан танышы белән сөйләшеп, нефтьне аңа сатып җибәрергә уйлый теге хезмәткәр. Законсыз "эшчәнлекләре" белән алар "Әлмәтнефть" идарәсенә 26 мең 414 сумлык зыян китерәләр.
Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы эчке эшләр бүлеге РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе, 2 нче кисәге буенча (бер төркем тарафыннан алдан сөйләшү буенча башкарылган урлау) җинаять эше кузгаткан. Тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев