Балаларның рус телендәге "зимушка-хрустальная" сүзен аңлап кына түгел, йөрәкләре, күңелләре белән сиземләүләрен телим. Бу табигатьнең гүзәллеген тоеп үсүләренә бер этәргеч булыр иде кебек.
Төркемдә кышны тасвирлаган рәсемнәрне күзәттек, ләкин бу әле балаларда кызыксыну уятмады.
Прогулкага чыккач, беркем дә йөрмәгән почмакка бардык та, йөри башладык. Балаларга әкрен генә йөрергә, бер-берсенә комачауламаска...