Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүләк аны көтеп торган

Күптән түгел "Заман сулышы" газеты редакциясе 2012 елның I яртыеллыгына язылучылар арасында приз уйнатты. Әлеге призларны берәм-берәм бүләк ияләре алып китә торалар. "Крутой" бүләк - 10 килолы бер капчык шикәр комына ия булган Зөлфия Кәлимуллина белән аралашып, сөйләшеп тә алдык. Зөлфия үзе - Урдалы авылыннан. "Лениногорская"агрофирмасы"нда бухгалтер булып эшли. Быел...

Күптән түгел "Заман сулышы" газеты редакциясе 2012 елның I яртыеллыгына язылучылар арасында приз уйнатты. Әлеге призларны берәм-берәм бүләк ияләре алып китә торалар. "Крутой" бүләк - 10 килолы бер капчык шикәр комына ия булган Зөлфия Кәлимуллина белән аралашып, сөйләшеп тә алдык.

Зөлфия үзе - Урдалы авылыннан. "Лениногорская"агрофирмасы"нда бухгалтер булып эшли. Быел беренче тапкыр газетны өенә яздырып ала башлаган. Моңарчы колхоз идарәсе яздыртканнан гына укып барган. Һәм, бирәм дигән колына - чыгарып куяр юлына дигәндәй, зур бүләкнең берсенә хуҗа да булды. Әлбәттә, өеңә яздыртып укудан яхшысы юк. Беренче булып, үз кулыңа алып, иркенләп, ашыкмыйча укып барасың. Бүләк Зөлфия Кәлимуллинаның өенә яздыртканын гына көтеп торган, күрәсең.
-Газет бик ошый. Гадәттә, газетның ахырыннан укый башлыйм, -ди ул. -Котлаулардан таныш кешеләрне эзлим. Урта битләрдән аерым кешеләр, корреспондентлар язган мәкаләләрне шулай ук яратып укыйм. "Заман сулышы" район һәм шәһәр тормышы белән таныштырып бара, яңалыкларны да шуннан беләбез. Безне күбрәк авыл хуҗалыгы тармагына караган язмалар кызыксындыра, мәсәлән, сөт җитештерү, терлекчелек. Шул өлкәдә эшләгәч, ничек кызыксынмыйсың инде. Сезгә уңышлар гына телим, зур рәхмәт үзегезгә,- дип китеп барды ул.
Әлбәттә, җылы сүзләр ишетү рәхәт. Киләчәктә дә "Заман сулышы"на язылучылар белән бергә булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Приз