Заман сулышы

Сихри кыш нинди була?

Балаларның рус телендәге "зимушка-хрустальная" сүзен аңлап кына түгел, йөрәкләре, күңелләре белән сиземләүләрен телим. Бу табигатьнең гүзәллеген тоеп үсүләренә бер этәргеч булыр иде кебек. Төркемдә кышны тасвирлаган рәсемнәрне күзәттек, ләкин бу әле балаларда кызыксыну уятмады. Прогулкага чыккач, беркем дә йөрмәгән почмакка бардык та, йөри башладык. Балаларга әкрен генә йөрергә, бер-берсенә комачауламаска...

Балаларның рус телендәге "зимушка-хрустальная" сүзен аңлап кына түгел, йөрәкләре, күңелләре белән сиземләүләрен телим. Бу табигатьнең гүзәллеген тоеп үсүләренә бер этәргеч булыр иде кебек.
Төркемдә кышны тасвирлаган рәсемнәрне күзәттек, ләкин бу әле балаларда кызыксыну уятмады.
Прогулкага чыккач, беркем дә йөрмәгән почмакка бардык та, йөри башладык. Балаларга әкрен генә йөрергә, бер-берсенә комачауламаска куштым. Әминә: "Әй, мин хәзер аңладым, кар чынлап та чыңлый икән. Ә ни өчен?"- дип сорады. "Иелегез әле, күрәсезме, күпме кечкенә кар бөртекләре җем-җем итеп ята. Без аякларыбыз белән басабыз да, аларның бик кечкенә кисәкчекләрен-нурларын ватабыз. Шуңа да кар керт-керт итә, шыгырдый. Илдан: "Әйдәгез, без бу кар бөртекләрен ватмыйк, ком сибелгән сукмактан йөрик. Бигрәк матурлар бит",- диде. Барыбыз да бик рәхәтләнеп риза булдык. "Алар, нигәдер, бик кызганыч",- дип уфтанды Диана, артына борылып.
Әйе, бала күңеле дә нәкъ әнә шул ак кардай: нечкә, нәфис, хисчән. Моны баланың гөнаһсыз күз карашы әйтеп тора.
«Малаеңнан туйдым...»
Бала, ата-анасы аерылуын, бик авыр кичерә: Яңа ел алдыннан ике гаилә таркалды. Әниләре озак уйлап тормады: бер малайныкы туйлап үзеннән яшь егеткә кияүгә чыкса, икенчесе - дус кызы белән Мисырга ял итәргә китте. Ярар, анысы үз эшләре, һәркем бәхетне үзенчә хис итә. Шунысына игътибар иттем, ике малайны да бик соң ала башладылар. Һәм алар, әлбәттә, моны бик авыр кичерә: мин аларга төрле уеннар да бирәм, утырып сөйләшәм дә. Тик бала анасын көтә, тәрбияче - тәрбияче инде ул.
Шул турыда әниләренә сүз кузгаткач, берсенең әнисе: "Ике җирдә эшлим, әнинең үз мәшәкате бихисап, аның бездә кайгысы юк",- дисә, икенчесе: "Әтисенә шалтыратып, берәр атнага үзеңә алып тор, дигән идем дә, ул ачуланып: "Малаеңнан туйдым, бик шаулый, кирәкмәгән сораулар бирә",- диде. Мин берүзем өлгерә алмыйм бит, ни эшлим?"- дип җавап кайтарды.
Әтиләр үз баласыннан туйганны беренче ишетәм. Юкса, һәр көнне диярлек телевизордан ирләр баласын үзләренә бирүләрен сорап судлашалар түгелме?!
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: