Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

«Осталар» җитәрлек бездә

Шәһәр һәм район территориясендә 23 гыйнвардан 29ына кадәр "Алкоголь" операциясе үткәрелде. Аның барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр һәм районның 153 сәүдә ноктасы тикшерелде, шулай ук Самара ягыннан юнәлүче автомашиналар каралды, балигъ булмаганнарга алкоголь сату һәм төнге сәгать11.00 дән соң спиртлы эчемлекләр сатылу очраклары тикшерелде. Авыл җирлекләрендә өйдә ясалган алкоголь продукцияләре...

Шәһәр һәм район территориясендә 23 гыйнвардан 29ына кадәр "Алкоголь" операциясе үткәрелде.


Аның барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр һәм районның 153 сәүдә ноктасы тикшерелде, шулай ук Самара ягыннан юнәлүче автомашиналар каралды, балигъ булмаганнарга алкоголь сату һәм төнге сәгать11.00 дән соң спиртлы эчемлекләр сатылу очраклары тикшерелде. Авыл җирлекләрендә өйдә ясалган алкоголь продукцияләре дә күзәтүгә алынды. Операция барышында этил спирты, алкоголь продукцияләре өлкәсендә 12 закон бозу очрагы теркәлә. Шуның өчесе - көмешкә кайнату белән бәйле. Иске Иштирәк, Спиридоновка, Ивановка авылларында шундый "осталар" бар икән. "Юлдаш", "Олеся", "Лотос", "Дюна" һәм Мөэмин-Каратайдагы бер кибеттән балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе сату очраклары теркәлде. "Лидия" кибете сатучысы исә законны белми ахрысы, чөнки ул рөхсәт ителмәгән вакытта аракы сатып җибәргән. Тиешле документлары булмыйча спиртлы продукция ташу очрагы да билгеле булды. Ике факт ялган аракы сату белән бәйле.
"Алкоголь" операциясе барышында законсыз әйләнештә булган барлыгы 25 литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынды. Хокук бозучыларга карата беркетмәләр төзелеп, штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алкоголь