Заман сулышы

7 февраль 2012 яңалыклары

  • 7 февраль 2012 - 10:34
    Полиция көндәлеге
    28 гыйнвар - 3 февраль аралыгында шәһәр һәм район территориясендә 5 җинаять теркәлгән. Төнге карак 30ыннан 31нә каршы төндә Куакбаш авылындагы бер гараждан бензин салынган 20 литрлы, тосол салынган 10 литрлы канистра, автомагнитола һәм 10 мең сум акча урланган. Әлеге факт буенча 1982 елгы егет тоткарланган. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү...
    0
    0
    0
  • 7 февраль 2012 - 10:33
    Укымыйча “бишле” алдым
    Тарих дәресе. Ялкауланыпмы, әллә укырга теләмәүдән, бирелгән теманы укымыйча төштем. Нигә соң әле гел мин генә укыйм, башкалар да укысын. Укытучыбыз Хәмит абый, барысыннан да сорый башлады. Ләкин ник берсе укысын! Миңа чират җитте. Нишләргә? "2"ле дә аласы килми. Хәмит абый янына чыгып бастым. Каушата, нәрсә сөйләргә белмим. Әле ярый,...
    206
    0
    0
  • 7 февраль 2012 - 10:31
    “Акыллы” Интернет
    Интернет яхшы һәм файдалы әйбер. Мәсәлән, сиңа мәкальләр яки табышмаклар табарга кирәксә, интегеп китаплардан эзлисе юк: Интернетка керәсең дә, үзеңә кирәк мәгълүматны сайлап кына аласың. Яки бирделәр ди, реферат язарга, кирәкле мәгълүматны Интернетта табасың, аны җентекләп тикшереп, барысын бергә җыеп, вакыт югалтмыйча, менә дигән реферат язасың. Элекке заманнарда кешеләр хат...
    196
    0
    0
  • 7 февраль 2012 - 10:29
    Яшь талантлар
    Хөрмәтле "Заман сулышы" газеты редакциясе! Сезгә Яңа Иштирәк мәктәбе "Кыңгырау" сәхифәсенә балаларның иҗат җимешләрен җибәрә", - дип язганнар иде безнең электрон почтага килгән хатта. Барлыгы җиде шигырь туплап җибәргәннәр. Арада икенче сыйныф укучылары тарафыннан язылганнары да, VII - IX сыйныф укучылары иҗат икәннәре дә бар. "Сәйяр" драма түгәрәге әгъзалары тарафыннан...
    182
    0
    0
  • 7 февраль 2012 - 10:26
    Бәхетле картлык насыйп булсын
    8 бала үстек әнкәй белән, Тик үсмәдек иркә кочакта. Без әнкәйгә 8 шатлык булсак, 8 борчу булдык кайчакта... Шөгердән Лена апа Исмәгыйлова шулай дип искә ала үзенең сугыш чорында үскән, гомер иткән вакытларын. Лена апаның әнисе Роза белән әтисе Нәҗипнең сугышка кадәр алты кыз һәм бер малайлары була. 1941 елда...
    235
    0
    0
  • 7 февраль 2012 - 10:21
    Языл һәм бүләк от
    "Заман сулышы"на 2012 елның икенче яртыеллыгына ташламалы язылу башланды, дип хәбәр иткән идек инде. Бүгеннән язылсагыз - эшегез бетеп торыр һәм бүләк оту мөмкинлеге дә булачак. Без һәр айда язылучылар өчен аерым приз уйнатырга булдык. Мәсәлән, сез февральдә язылып куйдыгыз, ди. Квитанциягезнең номерын 5-39-08 телефоны буенча шалтыратып әйтегез. Язылучылар арасында...
    0
    0
    0
  • 7 февраль 2012 - 10:19
    «Шар сугу» дәвам итә
    "Лениногорскгаз" идарәсендә бильярд буенча идарә беренчелеге тәмамланды. Нәтиҗәдә, ирләр арасында I урынны - производство-техник бүлек начальнигы Сәгыйть Хәбиров, II урынны - авария-диспетчерлык хезмәте мастеры Петр Мартынов (Аксубай) һәм III урынны - шул хезмәтнең слесаре Ренат Сөләйманов (Аксубай) яулады. Хатын-кызлар арасында I урында - промышленность предприятиеләре хезмәтеннән Людмила Соколова, II урында...
    151
    0
    0
  • 7 февраль 2012 - 10:18
    Укыйсың килсә – күргәзмә бар
    Юрий Гагарин исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре китап күргәзмәсе оештырды. Аның берсе балалар язучысы Зәкия Туфайлованың 105 еллыгы уңаеннан оештырылса, икенчесе - шагыйрь Рәфис Корбан иҗатына багышланган иде. Күргәзмәдә әдипләрнең иҗат җимешләре, чордашларының фикерләре дә урын алды.
    148
    0
    0
  • 7 февраль 2012 - 10:17
    Таеп егылганнар
    Аяк асты - бозлавык, шуңа шәһәрдә таеп егылып, имгәнүчеләр шактый. Гыйнвар аенда алты кеше урамда таеп егылып, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Февраль башланды гына әле, әмма ике кеше урамда имгәнергә өлгергән инде. Барлык җирдә дә ком сибелмәгән шул, кайвакыт кая басыйм дип, куркып каласың.
    158
    0
    0
  • 7 февраль 2012 - 10:16
    Призлы урын алган
    Сугышлы мәктәбенең IX сыйныф укучысы Гүзәл Бикбова Казанда үткән Бөтенроссия экологик олимпиаданың региональ этабыннан призлы урын белән кайтты. Олимпиадага Гүзәлне мәктәпнең химия-биология фәне, Татарстанның атказанган укытучысы Фәния Әхмәтова әзерләгән. Анда республиканың барлык шәһәрләреннән IX-XI сыйныф укучылары катнашкан. Яхшы нәтиҗәләр белән Гүзәл призлы унлыкка эләгеп, ТР Мәгариф һәм фән министрыгының Мактау...
    185
    0
    0
  • 7 февраль 2012 - 10:13
    Ныгытылган көчне тоярга
    Мәдәният сараенда VI чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров белән очрашу узды. Анда шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов, халык активы катнашты. Ришат Әбүбәкеровны күпләр Әлмәт шәһәре һәм районы җитәкчесе буларак белә. Хәзер инде ул депутат буларак, очрашулар уздыра, халык проблемалары белән кызыксына. Татарстаннан сайланган 13 депутат -...
    180
    0
    0
  • 7 февраль 2012 - 04:27
    Кыш үзен күрсәтә
    Температура түбәнәю сәбәпле, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын һәм коткару бүлекчәләре кискен хәлләргә әзер тора. Гидрометео үзәк мәгълүматларына караганда, бездә 8 февральдә көндез 13-15, төнлә 20-22, 9 февраль көнне көндез 10-12, төнлә 14-16, 10 февральдә көндез 7-10, төнлә 13-15 градус суык көтелә. Ә Казанда исә температура 30 градустан күтәрелмәскә...
    198
    0
    0
Реклама