Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Яшь талантлар

Хөрмәтле "Заман сулышы" газеты редакциясе! Сезгә Яңа Иштирәк мәктәбе "Кыңгырау" сәхифәсенә балаларның иҗат җимешләрен җибәрә", - дип язганнар иде безнең электрон почтага килгән хатта. Барлыгы җиде шигырь туплап җибәргәннәр. Арада икенче сыйныф укучылары тарафыннан язылганнары да, VII - IX сыйныф укучылары иҗат икәннәре дә бар. "Сәйяр" драма түгәрәге әгъзалары тарафыннан...

Хөрмәтле "Заман сулышы" газеты редакциясе! Сезгә Яңа Иштирәк мәктәбе "Кыңгырау" сәхифәсенә балаларның иҗат җимешләрен җибәрә", - дип язганнар иде безнең электрон почтага килгән хатта. Барлыгы җиде шигырь туплап җибәргәннәр. Арада икенче сыйныф укучылары тарафыннан язылганнары да, VII - IX сыйныф укучылары иҗат икәннәре дә бар.
"Сәйяр" драма түгәрәге әгъзалары тарафыннан язылган шигырьләр бездә аеруча зур игътибар уятты. Чөнки тел, әдәбият буенча әзерлекле икәнлекләре әллә кайдан күренеп тора. Бу турыда мәктәптән дә шалтыратып сораштык. Әлеге драма түгәрәге аларда 4-5 ел эшләп килә икән. Аны татар теле укытучысы Резидә Кадер кызы Минәҗева җитәкли.
-Түгәрәк VI, VII, IX сыйныфларда укучы барлыгы ун баланы берләштерә. Төп максатыбыз - сәхнәгә чыгарга, анда үз-үзеңне тотарга өйрәнү, шулай ук язучы, шагыйрь, артистлар иҗаты белән танышып бару,-ди ул.
Күбесенчә мәктәп тормышы, балалар белән бәйле спектакльләр әзерлиләр. Шәһәр күләмендә үткәрелгән чараларда да катнашып, призлы урын алып киләләр. Мәсәлән, "Сәламәтлек театры" муниципаль конкурсында бик теләп катнашалар, былтыр урта звено төркемнәре арасында беренче урын алганнар.
Спектакль әзерләүдән тыш, шагыйрь һәм язучылар иҗаты белән танышуга зур игътибар бирелә. Бигрәк тә җирле шагыйрьләр иҗатын яраталар, аларга ияреп, укучылар үзләре дә шигырь язып карый икән. Редакциягә җибәрелгән шигырьләр арасында "Сәйяр" драма түгәрәгенә йөрүчеләрнең иҗат җимешләре бар. Аны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Әни кебек…
Әни кебек эшлибез,
Һәрбер эшне кабатлап.
Әни булып уйныйбыз,
Курчакларны кыз ясап.
Әни булып орышабыз,
Яратабыз,сөябез.
Уйнап аргач, әни булып,
Йокыга да китәбез.
Уйнап кына әни булу -
Шундый рәхәт, күңелле.
Тик әни генә барын да
Чынлап эшли шикелле.
Әни булу - шундый һөнәр:
Түзем һәм сабыр җиңәр.
Барлык әниләргә, Ходам,
Олы рәхмәтең җибәр!
Рузилә ФӘТТАХОВА, Кирлегәч мәктәбенең
VII сыйныф укучысы
Мин - татар малае
Туган җирем - Татарстан,
Туган авылым минем - Иштирәк.
Татар малае булып туганга,
Ана телен белү бик кирәк.
Халкым белән бергә яшим,
Хөрмәтләп мин татар телемне.
Баш имәмен, намусым саф,
Саклармын мин туган илемне.
Туган телем - татар теле,
Якын миңа азан тавышың.
Еракларга юллар чакырып тора,
Түбәтәйле татар егетен.
Түбәтәйне кыңгыр салып,
Мин кайтырмын кабат авылга.
Күпме еллар үтсә дә,
Булыр татар каны тамырда.
Дамир МИНӘҖЕВ,
IX сыйныф укучысы,
"Сәйяр"драма түгәрәге әгъзасы
Туган авылым
Туган авылым - Иштирәк,
Яннарында куш тирәк.
Мондагы матурлыкны
Килеп күрергә кирәк.
Авылыбыз уртасыннан
Шушма елгасы ага.
Җәй көнендә рәхәтләнеп,
Су керә бала-чага.
Их, җиләкле урманнары,
Чәчәкле болыннары!
Мондый гүзәл табигать -
Безнең авылда бары.
Боргаланып ага,
Саф сулы чишмәләре.
Суын яратып эчә
Олысы, кечеләре.
Бездәгедәй матурлыкны
Без саклыйбыз пычратмый.
Табигатьнең гүзәллеген
Булмый икән яратмый.
Рәзилә Гыйләҗева,
IX сыйныф укучысы,
"Сәйяр"драма түгәрәге әгъзасы
Безнең апа
Безнең апа һич бәхәссез -
Иң матур ападыр ул.
Аның әйткән сүзләре дә,
Туры юлга илтә шул.
Борчымыйбыз, кайгыртмыйбыз,
Көлеп, елмаеп йөрсен.
Безнең «биш»ле алганга,
Шатланып кына торсын.
Әдилә МИНӘҖЕВА,
Яңа Иштирәк мәктәбенең
II сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучылар