Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Кыш үзен күрсәтә

Температура түбәнәю сәбәпле, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын һәм коткару бүлекчәләре кискен хәлләргә әзер тора. Гидрометео үзәк мәгълүматларына караганда, бездә 8 февральдә көндез 13-15, төнлә 20-22, 9 февраль көнне көндез 10-12, төнлә 14-16, 10 февральдә көндез 7-10, төнлә 13-15 градус суык көтелә. Ә Казанда исә температура 30 градустан күтәрелмәскә...

Температура түбәнәю сәбәпле, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын һәм коткару бүлекчәләре кискен хәлләргә әзер тора.


Гидрометео үзәк мәгълүматларына караганда, бездә 8 февральдә көндез 13-15, төнлә 20-22, 9 февраль көнне көндез 10-12, төнлә 14-16, 10 февральдә көндез 7-10, төнлә 13-15 градус суык көтелә. Ә Казанда исә температура 30 градустан күтәрелмәскә охшаган.
Шуңа бәйле рәвештә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итә:
- юлда ялгыз транспортка юлыккан очракта, битараф рәвештә узып китмәскә. Бәлагә тарыган кешеләргә ярдәм итәргә һәм якындагы Дәүләт автоинспекциясе посты хезмәткәрләренә хәбәр итәргә;
- балаларны ялгызын гына урамда калдырмаска;
- фатир һәм подъездларны җылытырга;
- янгыннан саклану өчен, кулдан ясалган җылыту приборларын кулланмаска һәм мичне нык кыздырмаска;
- җылыну өчен иң әйбәт чара - мунча, сауна, ванна керү, коры җылы кием, кайнар эчемлек;
- бик каты өшегән вакытта, җылы бинага кереп, тиешенчә җылынырга һәм ашарга кирәк. Туңган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә;
- ачык һавада җылылыкны саклау өчен күбрәк хәрәкәтләнергә, яхшы ашарга һәм җылы киенергә. Артык калын киенергә киңәш ителми, чөнки тирләп суык тидерергә мөмкин. Сәламәтлек какшаган, организм талчыккан чакта, кысан аяк киемендә, җәрәхәт булганда ачык һавага чыкмаска;
- спиртлы эчемлекләр белән мавыгу ачык һавада йоклап китеп, организмны өшетүгә китерергә мөмкин. Чөнки кан тамырларын киңәйтә, ә бу, үз чиратында, җылыны югалтуга төп сәбәп. Никотин кан әйләнешен боза. Шуңа күрә, сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Џава торышы

2
X