Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

“Акыллы” Интернет

Интернет яхшы һәм файдалы әйбер. Мәсәлән, сиңа мәкальләр яки табышмаклар табарга кирәксә, интегеп китаплардан эзлисе юк: Интернетка керәсең дә, үзеңә кирәк мәгълүматны сайлап кына аласың. Яки бирделәр ди, реферат язарга, кирәкле мәгълүматны Интернетта табасың, аны җентекләп тикшереп, барысын бергә җыеп, вакыт югалтмыйча, менә дигән реферат язасың. Элекке заманнарда кешеләр хат...

Интернет яхшы һәм файдалы әйбер. Мәсәлән, сиңа мәкальләр яки табышмаклар табарга кирәксә, интегеп китаплардан эзлисе юк: Интернетка керәсең дә, үзеңә кирәк мәгълүматны сайлап кына аласың. Яки бирделәр ди, реферат язарга, кирәкле мәгълүматны Интернетта табасың, аны җентекләп тикшереп, барысын бергә җыеп, вакыт югалтмыйча, менә дигән реферат язасың.

Элекке заманнарда кешеләр хат язган, аны җибәргәч көннәр түгел, айлар буе җавап көткән. Ә хәзер шактый җайлы: хатны язып Интернет аша җибәрдең, ул шунда ук дустыңа килеп ирешә һәм ул шунда ук җавап бирә, көтәсе дә юк.
Кызыксынган әйбереңне эзләүдән башка, Интернетта видеофильмнар карарга, музыка тыңларга, уеннар уйнарга була. Анда тагын төрле Интернет-кибетләр бар. Мәсәлән, синең шәһәреңдә зур кибетләр юк икән, Интернет-кибеттән үзеңә кирәк әйбергә заказ бирәсең һәм почта аша акча түләп аласың. Интернет белән файдалана белсәң, ул алыштыргысыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучылар