Заман сулышы

9 февраль 2012 яңалыклары

  • 9 февраль 2012 - 12:08
    Чал тарихлы шәһәр
    Күптән түгел Алабуга шәһәре янында "Татнефть" җәмгыятенең "Прикамнефть" идарәсенә караган "Космос" санаторий-профилакториенда дәваландым, ял иттем. Юлламаны районыбызның халыкны социаль яклау бүлеге бирде. Ял итүчеләр арасында бездән уннан артык кеше бар иде. Әлеге санаторий-профилакторийга беренче мәртәбә килдем. Ул миңа уңай тәэсир итте, искитмәле булып тоелды. Шифаханә зифа буйлы нарат урманы куенында...
  • 9 февраль 2012 - 12:06
    Җитезлекләрен күрсәттеләр
    Пермь шәһәрендә чаңгының ике төре буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Ул 1998-1999, 1996-1997, 1994-1995 елгы яшүсмерләр арасында узды. Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе өлкәсе, Пермь, Краснояр крае, Уфа, Казан командалары белән беррәттән, Лениногорск командасының катнашуы - сөенечле күренеш. Ә алдынгы урыннар яулавы тагын да шатлык бирә. 1998-1999 елгы яшүсмерләр арасында шәһәрнең 6...
  • 9 февраль 2012 - 12:04
    Саннар теле белән
    Узган ел - авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булды. Күп итеп мал азыгы әзерләнде, амбарларга икмәк салынды. Бу хәлләр терлекчелектә ничек чагылыш тапты икән? Узган елда район авыл хуҗалыкларында мөгезле эре терлек 13 мең 655 башка җиткән. Шуның 4 мең 155е - савым сыерлары. Шуны да искәртеп китәргә кирәк: мәкаләдә язылган...
  • 9 февраль 2012 - 11:59
    Мал-туар халыкны эшле итә
    Авылда үз көнен үзе күрергә теләүчеләргә мөмкинлекләр арта. Бу хакта телевизордан ишетеп, төрле газетлардан укып беләбез. Хәзер төрле юнәлештә көчен сынап караучылар, шул исәптән күпләп терлек асрарга теләүчеләр өчен нинди генә программалар юк. Шулай булса да, авыл үзенең якты киләчәгенә шикләнеп карый сыман. Дөрес, авылда мал-туар асрап көн итү җиңел...
  • 9 февраль 2012 - 11:57
    Дин юлында
    Белгәнебезчә, 4 февральдә мөселман кардәшләребезнең иң зур бәйрәме - Мәүлид үтте. Бу - пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туган көн. Без дә, Туктар-Урдала мәхәлләсендә әлеге бәйрәмне көтеп алдык. Мәчеткә керү белән чисталыкка, җылылыкка хәйран калырлык. Рәхмәт, Әлфия Бикбовага. Һәрдаим мәчетне карап, җыештырып тора, килгән һәрберебезгә ачык йөз күрсәтә. Бу көнне дә мәчеткә...
  • 9 февраль 2012 - 11:37
    Уйла һәм яса
    Шөгердәге Өстәмә белем бирү үзәге райондагы балаларның техник модельләштерү осталыгын тикшерү өчен конкурс-бәйге үткәрде. Катнашучыларга ЛЕГОдан җыелган нинди дә булса эш, корылма, модель алып килүе шарт иде (ЛЕГО - ул конструктор, пластмассадан эшләнгән шакмакларны бер-берсе белән тоташтырып нинди дә булса фигура ясала). Авыл мәктәпләрендә сәләтле балалар күп булуга карамастан, бәйгедә...
  • 9 февраль 2012 - 11:31
    Авыл тарихын барладылар
    Сарабиккол мәктәбендә "Син авылыңның тарихын беләсеңме?" дигән кичә үткәрелде. Монда укучылар, укытучылар, кунаклар катнашты. Аларның беренчесе - озак еллар шушы мәктәптә укыткан, авылыбыз тарихы турында өч китап язучы Рәшит абый Якупов. Икенче кунагыбыз - "Ачы кайтаваз" китабы авторы, "Чишмә" берләшмәсе әгъзасы Рәхимә апа Габделганиева. Туган җирдәй - җир булмас, Туган...
  • 9 февраль 2012 - 11:27
    Кесәсендә – наркотик, сумкасында – автомат
    Лениногорск шәһәр судында Әлмәттә яшәүче, элек берничә тапкыр хөкем ителгән 26 яшьлек егеткә карата суд утырышы узды. Суд залында түбәндәгеләр ачыкланды: Марат, вакытлыча Лениногорскида яшәгән вакытта, куллану өчен 42,87 грамм күләмендә "гашиш" наркотигы һәм 2,777 грамм күләмендә составында амфетамин булган психотроп матдә сатып ала. Наркотикларны кесәсендә саклый. Шул ук вакытта...
  • 9 февраль 2012 - 11:22
    Һәлакәткә кем сәбәпче?
    Җәмгыятебездә зур бәлаләрнең берсе - юлларда балалар фаҗигасе. Ел саен Россия юлларында балалар һәм яшүсмерләр катнашында меңләгән юл-транспорт һәлакәтләре булып тора. Узган елда гына республикада балалар катнашында 597 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Барлыгы 23 бала дөнья белән хушлашкан, 20се төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Безнең шәһәр һәм районга килгәндә, узган ел...
  • 9 февраль 2012 - 11:17
    Өстенлек кунаклар ягында
    "Татнефть" җәмгыяте балалар һәм өлкәннәр спортына зур игътибар бирә. Җәмгыять хезмәткәрләре спортның күп төрләре буенча ярыша. Быел "Татнефть" компаниясенең эшче хоккей лигасы оештырылды. "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" командасында идарә хезмәткәрләре уйный. Күптән түгел алар Баулыга барып, аннан җиңү белән кайтты. Ә шушы көннәрдә "Алга" командасы "Җәлилнефть" идарәсенең "Җәлилче" командасын үз бозында...
  • 9 февраль 2012 - 11:15
    Борчуларны салып уртага
    Шәһәр мэры һәм төрле хезмәт җитәкчеләре белән очрашу, ягъни халык җыенының чираттагысы 5 нче мәктәптә үтте. Аңа 7 нче территориаль җәмәгатьчелек идарәсе һәм "Оникс" җәмгыятенә караган микрорайон халкы җыелды. Әлеге очрашуга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе начальнигы Игорь Марченко килгән иде. Гадәттәгечә, җыенны шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ачып җибәрде, кыскача узган...
  • 9 февраль 2012 - 11:05
    Көндәшләрен егып салды
    Бөгелмәдә үткән грек-рим көрәше буенча республика беренчелегендә якташыбыз Раушан Яфасов үз үлчәү категориясендә I урынны яулады. Беренчелектә Казан, Зеленодольск, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән иң көчле спортчылар катнашты. Дмитрий Кандров белән Галиулла Казыйханов үз категорияләрендә өченче урынга чыкты. Раушан хәзер республика җыелма командасы составында Россиянең Идел буе Федераль...
  • 9 февраль 2012 - 11:05
    Чаллыдан – җиңү белән
    Чаллы шәһәренең архитектура һәм дизайн мәктәбендә рәсем, сызым һәм сынлы сәнгать буенча академик Б.Рубаненко исемендәге IV республика олимпиадасы узды. Анда Татарстанның 16 шәһәреннән 320 укучы (VIII-XI сыйныф) катнашты. Лениногорск данын яклаучы Балалар иҗат мәктәбе укучылары призлы урынга лаек булды. Шулар арасыннан Илья Красильников - I дәрәҗәдә диплом, Дарья Григорьева -...
  • 9 февраль 2012 - 11:04
    Дин нигезләрен өйрәнәләр
    "Ихлас" мәчетенә гарәп теле һәм дин нигезләре дәресләрен өйрәнергә шәһәрдә торучылардан тыш, авыл мәктәпләреннән дә укучылар йөри. Хәзрәтләр мәчеттә генә укытып калмыйча, Тимәштә, шәһәрдәге 8 нче мәктәптә укулар уздыра, әдәп-әхлак төшенчәләрен сеңдерә. "Укырга йөрүчеләр арасында төрле яшьтәгеләр бар, өлкәннәр белән беррәттән, иң кечкенә - 7 яшьлекләр дә йөри", ди мәчет...
  • 9 февраль 2012 - 11:02
    Әдәби кичә
    Юрий Гагарин исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5 нче мәктәпнең III сыйныф укучылары өчен рус язучысы Валентина Катаева иҗаты буенча әдәби кичә үткәрде. Кичә барышында укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты, "Сыбызгы һәм чүлмәк" әкияте белән танышты, кызыклы викторинада катнашты. Кичәне тәмамлап, укучыларга мультфильм күрсәтелде.
Реклама