Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Борчуларны салып уртага

Шәһәр мэры һәм төрле хезмәт җитәкчеләре белән очрашу, ягъни халык җыенының чираттагысы 5 нче мәктәптә үтте. Аңа 7 нче территориаль җәмәгатьчелек идарәсе һәм "Оникс" җәмгыятенә караган микрорайон халкы җыелды. Әлеге очрашуга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе начальнигы Игорь Марченко килгән иде. Гадәттәгечә, җыенны шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ачып җибәрде, кыскача узган...

Шәһәр мэры һәм төрле хезмәт җитәкчеләре белән очрашу, ягъни халык җыенының чираттагысы 5 нче мәктәптә үтте. Аңа 7 нче территориаль җәмәгатьчелек идарәсе һәм "Оникс" җәмгыятенә караган микрорайон халкы җыелды. Әлеге очрашуга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе начальнигы Игорь Марченко килгән иде.

Гадәттәгечә, җыенны шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ачып җибәрде, кыскача узган елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясады, планнары белән уртаклашты.
- Узган ел зур эшләргә бай булды. "Социаль ипотека", "Ветераннарга - торак" һәм башка программалар буенча ветераннар, ятимнәр, яшь гаиләләр фатир алу бәхетенә иреште. Барлыгы 24 мең квадрат метр торак тапшырдык, быелга - 35 мең квадрат метр төзергә исәп.
Шәһәр үсешенә авыл хуҗалыгы да зур өлеш кертүен әйтми мөмкин түгел. Узган ел кул көченнән башка гына мул чөгендер һәм бәрәңге уңышы алуга ирештек.
"Чиста су" программасы буенча "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән 4 авылда насос станцияләре, суүткәргеч торбаларны алыштырдык.
Халыкны күбрәк йортларга капиталь ремонт мәсьәләсе борчый. Шуңа күрә бу турыда да әйтми уза алмыйм. Быел "Капремонт" программасы буенча 20 йортка ремонт эшләре үткәрергә планлаштырабыз.
Моңа хәтле мәктәпләргә ремонт ясау - ата-аналар, шефлык итүче оешма-предприятие ярдәмендә генә башкарыла иде. Хәзер укыту учреждениеләре аерым федераль программага кертелде. Утызар ел элек төзелгән мәктәпләргә ремонт ясалачак. Быел планда - 3 нче, 6 нчы һәм Чкалов исемендәге мәктәп. Кызганыч, бу программага мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре кертелмәде. Шулай да без оешма-предприятиеләр ярдәме белән аз-азлап булса да төзекләндерү эшләре алып барырга тырышабыз, - диде Рәгать Галиәгъзамович.
Шәһәр һәм районның социаль-икътисади хәле белән таныштырып, шәһәр мэры дуңгыз фермасы, кош фабрикасы, икмәк һәм сөт заводлары эшчәнлегенә ныграк тукталып, аларның халыкны җирле продукция белән тәэмин итүенә басым ясады.
Зеленая Роща авылында яңа күпер ачылуы, Лениногорск - Чирмешән, Түбән Чыршылы - Куакбаш юлларының төзекләндерелүенә дә тукталды докладчы.
Шәһәрнең иң гүзәл урыннарының берсе - Урман паркы икәнен ассызыклап, нефтьчеләрнең ярдәме белән төзекләндерүгә зур күләмдә акча тотылуын, балалар өчен аттракцион сатып алынуы турында әйтеп үтте.
Чыгышын тәмамлап, Рәгать Хөсәенов халыкны борчыган сорауларны дикъкать белән тыңлап, вакытында хәл итәргә тырышырбыз дип белдерде.
Сорауларның күпчелеге торак-коммуналь хезмәтләргә, аеруча, ОДН өчен түләүгә кагылды. Тик "Водоканал", коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең җаваплары җыелган халык күңеленә ятмады булса кирәк. Залда купкан бәхәс моның ачык дәлиле иде.
Өлкәннәрне мунчага бәя күтәрелүе борчый икән. Җитәкчеләр мәсьәләне контрольгә алып, хәл итәчәкбез дип ышандырды.
Горький, Садриев, Моряков һәм Белинский урамында ут юклыгы, хуҗасыз этләр, музейдан стадионга кадәр аралыкта тиешле тротуар булмавына борчылучылар аз булмады. Моннан тыш, түләүле медицина хезмәтләре, колак аппаратына чиратта тору, газондагы үләнне чабу, агачларны кисү кебек, капремонтка кагылышлы сораулар да җавапсыз калмады.
Бер ханым "каратэ" секциясенә йөрүче балаларга конкурс, ярышларга бару өчен транспорт бирелмәсме, дип мөрәҗәгать итте. Шәһәр мэры бу мәсьәләне спорт секцияләре белән берлектә хәл итәргә кирәклеген искәртте.
Сорауларның кайберләре балалар мәйданчыгының төзек һәм чиста булмавы, андагы зур ташларның балалар гомеренә куркыныч тудыруы, Шашин урамы, 13 нче йорт янында автомобиль хәрәкәтенең күп булуына кагылды. Куркыныч тудырган урыннарга "Лежащий полицейский" куюны тәкъдим итте яшь әниләр.
Җыенда сорау бирүчеләрдән тыш, тәкъдим кертүчеләр дә күзәтелде. Аеруча Әсхәт абый Кәримовның тәкъдиме күңелгә ятышлы иде. Ул шимбә өмәсендә барча шәһәр халкы белән агач утыртырга чыгу кирәклеген ассызыклады. Тәкъдимне барысы да хуплады.
Очрашуда дәгъва белдерүчеләрдән кала, йортларны төзекләндерүдә, эшне оператив башкаруда "Оникс" җәмгыяте җитәкчесенә мактау, рәхмәт сүзләре җитәрлек булды.
Очрашуда каралган мәсьәләләр сүздә генә калмыйча, уңай якка хәл ителер, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашу

2
X