Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Һәлакәткә кем сәбәпче?

Җәмгыятебездә зур бәлаләрнең берсе - юлларда балалар фаҗигасе. Ел саен Россия юлларында балалар һәм яшүсмерләр катнашында меңләгән юл-транспорт һәлакәтләре булып тора. Узган елда гына республикада балалар катнашында 597 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Барлыгы 23 бала дөнья белән хушлашкан, 20се төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Безнең шәһәр һәм районга килгәндә, узган ел...

Җәмгыятебездә зур бәлаләрнең берсе - юлларда балалар фаҗигасе. Ел саен Россия юлларында балалар һәм яшүсмерләр катнашында меңләгән юл-транспорт һәлакәтләре булып тора.


Узган елда гына республикада балалар катнашында 597 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Барлыгы 23 бала дөнья белән хушлашкан, 20се төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Безнең шәһәр һәм районга килгәндә, узган ел балалар катнашында 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 10 бала яраланган, 2 сенең гомере өзелгән. Бу - машина йөртүчеләрнең генә түгел, ә ата-аналарның игътибарсызлыгы да.
Соңгы вакытта балалар гаебенә нигезләнгән юл-транспорт һәлакәтләре санының кимүе күзәтелә. Күпчелек очракта әлеге һәлакәтләр тууына машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве сәбәпче. Юл фаҗигаләре еш кына куркынычсызлык каешын эләктермәүгә кайтып кала. Моннан тыш, алкоголь эчемлекләр куллану, тизлекне арттыру, машинаны узу (обгон) кебек күренешләр дә аянычлы хәлләргә китерергә мөмкин.
Лениногорск районы юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре, "ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе" һәм Мәгариф идарәсе тарафыннан балалар сәламәтлеге өчен төрле профилактик чаралар, акцияләр, конкурслар һәрдаим үткәрелә. Алар "2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын үстерү" дип аталган федераль программаның төп нигезен тәшкил итә.
Барлык тармакның, һәм шул исәптән төрле министрлык, җәмәгать оешмаларының тырышып, берләшеп эшләве нәтиҗәсендә генә юллардагы хәлне үзгәртергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл џђлакђте