Заман сулышы

5 апрель 2012 яңалыклары

  • 5 апрель 2012 - 12:08
    Китапка табыну
    Адәм баласын, иң беренче чиратта - яшь буынны матурлык-гүзәллектән биздергән Интернетлы кәмпитр үзенә тартып алды. Әмма, сугар сәгать - кеше, аның акылын суырган, фикерләвен чикләгән замана чиреннән арынып, янә галиҗәнап китапка әйләнеп кайтачак. Гомер көндәлегенә ике "5"ле куелган, язмышын әдәбияткә, мәдәнияткә багышлаган, китапка табынган Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Наҗия Шәрифуллина моның...
  • 5 апрель 2012 - 12:02
    Һәрьяклап әзер торырга
    Яз җитеп, карлар эри башлау белән, халык шомга төшә: ташу куркынычы янамыймы? Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең 3 апрель көненә биргән мәгълүматыннан күренгәнчә, Сарабиккол янындагы Шушма елгасы 45 сантиметрга күтәрелгән. Авыл җирлекләре, шулай ук "Водоканал", "КомводСтройСервис" җәмгыятьләре, Шөгер күптармаклы җитештерү предприятиесе тарафыннан халык өчен мөһим булган объектлар эшчәнлеге,...
  • 5 апрель 2012 - 11:57
    «Җырда – минем тормышым»
    Җыр-моң - кешенең аерылмас юлдашы, дип юкка әйтмәгән халык. Чөнки музыка кешене юата, яңа ачышларга илһамландыра, кәефне күтәрә. Шәһәребезнең педагогия музыка-рәсем колледжында узган Бөтенроссия регионара "Җырда - минем тормышым" дип исемләнгән вокалистлар бәйгесе җисеменә туры килерлек дәрәҗәдә үтеп, зур концертны хәтерләтте. Колледж Татарстан, Башкортстан республикалары, Самара өлкәсенең 12 урта һөнәри...
  • 5 апрель 2012 - 11:55
    Спортчы, гитарист һәм тикшерүче
    Полициядә эшләү җиңелләрдән түгел. Чөнки төрле кеше белән очрашырга, төрле вакыйгаларга тап булырга туры килә. Шуңа да анда кырыс, ләкин түзем һәм намуслы кеше генә эшләргә тиеш. Лениногорск районы полициясенең тикшерү бүлекчәсе тикшерүчесе - Булат Хәсәншин әнә шундыйларның берсе. Ул мәктәптә укыганда ук башкалардан тәртип яратуы, спортны үз итүе белән...
  • 5 апрель 2012 - 11:52
    Менә сиңа экономия!
    Шәһәр халкының тормыш-көнкүреше көннән-көн яхшы якка үзгәрә. Элек газ җиһазларын алыштыру өчен еллар буе чират торып, горгаз складына килгән җиһаз гына куйсалар, хәзерге заманда кулланучыларның үзләренә ошаган газ плитәсе, су җылыту һәм башка җылыту җиһазы сатып алу мөмкинлеге бар. Колонка ролен үтәп, су җылыту өчен генә түгел, ә бүлмәне дә...
  • 5 апрель 2012 - 11:42
    Латиф ЧИНАР: “Кызыктыру чарасы – өлгереш күрсәткече”
    Бөгелмә районы лицей-интернаты дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирә торган белем бирү һәм тәрбияләү программасы буенча эшли. Ул чит телне тирәнтен өйрәтүдән тыш, профильле сыйныфта математика-физика һәм гуманитар фәннәр уку мөмкинлеге бирә. Башка мәктәпләрдән пансионатта яшәп уку, тәрбияләнү үзенчәлеге белән аерылып тора. Лицей-интернатның директоры - һөнәри яктан шактый тәҗрибәле, киң эрудицияле...
  • 5 апрель 2012 - 11:39
    Соравыгыз булса – килегез
    Татарстан Республикасында кеше хокуклары вәкаләтләре буенча вәкил С.Сабурская Лениногорск муниципаль районы халкын 17 апрельдә 11.00дән 14.00 сәгатькә кадәр Мәгариф йортында, Шашин проспекты, 22 нче йорт адресы буенча кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 5-05-01
  • 5 апрель 2012 - 11:36
    Төп эштән тыш туп тибәләр
    Предприятие һәм оешмалар арасында мини-футбол буенча беренчелек үтте. Плей-оффта иң көчлеләр очрашып, җиңүчеләрне дә билгеләделәр. I урынны "ЛениногорскРемСервис" командасы яулады. II урында - "Лениногорскнефть" идарәсе, ә пьедесталның өченче баскычына - Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе командасы басты. Аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
  • 5 апрель 2012 - 11:32
    Сочидан кайттылар
    Лениногорскилылар Сочида узган "Хрустальная магнолия" Халыкара яшь башкаручылар конкурсында катнашып кайтты. Ике атна буе барган җыр бәйгесендә безнекеләр сынатмаган: нефть техникумы студенты Даниил Иванов ноябрьдә Лас-Вегас (Америка) шәһәренә бару өчен 30 мең сум күләмендә Гран-при откан. Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжы студентлары Илмир Сәхәбетдинов II дәрәҗәдәге лауреат, ә Айгөл Хәкимова I...
  • 5 апрель 2012 - 07:01
    Язга әзер булу мөһим
    Муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Көн кадагына иң актуаль мәсьәләләр куелган иде. Муниципаль район территориясендә экологик икеайлык үткәрү турында башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев чыгыш ясады. - Яз соң килсә дә, бик җылы һәм актив булачак. Шул сәбәпле, районның 15ләп авылына ташу куркынычы яный....
Реклама