Заман сулышы

Латиф ЧИНАР: “Кызыктыру чарасы – өлгереш күрсәткече”

Бөгелмә районы лицей-интернаты дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирә торган белем бирү һәм тәрбияләү программасы буенча эшли. Ул чит телне тирәнтен өйрәтүдән тыш, профильле сыйныфта математика-физика һәм гуманитар фәннәр уку мөмкинлеге бирә. Башка мәктәпләрдән пансионатта яшәп уку, тәрбияләнү үзенчәлеге белән аерылып тора. Лицей-интернатның директоры - һөнәри яктан шактый тәҗрибәле, киң эрудицияле...

Бөгелмә районы лицей-интернаты дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирә торган белем бирү һәм тәрбияләү программасы буенча эшли. Ул чит телне тирәнтен өйрәтүдән тыш, профильле сыйныфта математика-физика һәм гуманитар фәннәр уку мөмкинлеге бирә. Башка мәктәпләрдән пансионатта яшәп уку, тәрбияләнү үзенчәлеге белән аерылып тора. Лицей-интернатның директоры - һөнәри яктан шактый тәҗрибәле, киң эрудицияле Латиф Мехмет улы Чинар.


- Латиф Мехметович, лицейның эшчәнлеге, тарихы белән таныштырып үтсәгез иде...
- Бөгелмә районы лицей-интернаты 1993 елны оешкан. Бу вазифага 1997 елда алынып, аны шуннан бирле башкарам. Мин килгәндә лицейда дәресләр көнчыгыш программасы буенча укытыла, ягъни гарәп теле өстенлек итә иде. 1997 елның ноябрь аенда гарәп телен чит телгә (инглиз) үзгәрттек. Хәзер укучылар 4 тел: татар, рус, төрек һәм инглиз телен үзләштерә. Төрек теле - лицей-интернатның йөзек кашы. Шуңа элегрәк төрек-татар лицее дип йөртелә иде. 2008 елдан бирле лицей-интернат булып кына калды.
Бүгенге көндә лицейда Бөгелмә, Лениногорск, Урыссу, Азнакай, Баулы, Ютазыдан килгән 195 (уртанчы сыйныфта - 146, югары сыйныфларда 49) егет белем ала. Укырга теләге булган һәр бала өчен бездә ишекләр ачык, бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Лицейның бер уку бинасы, 2 корпус - яшәү урыны, икенче төрле әйткәндә - пансионат бар. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, заманча җиһазландырылган спорт һәм тренажер заллары, тир, ачык һавада спорт мәйданчыгы бар. Медицина кабинеты, гигиена бүлмәләре, ашханә, санузеллар тиешле таләпләргә туры китереп эшләнгән.
Китапханә фонды дәрескә кагылышлы әсбаплар белән тәэмин ителгән. Бюджет хисабына ул матур әдәбият, укыту-ярдәмлекләр, методик китаплар белән баетылып, тулыландырылып тора.
Укудан тыш, егетләр өчен ял сәгатьләре дә бар. Бу уңайдан Интернет челтәре белән эшләү, яки телевизор карау мөмкинлеге тудырылган.
Лицей-интернатта белем бирү Европадагыча, кызлар һәм малайларны аерым укытуга юнәлдерелгән. Без үзебездә VI сыйныфны тәмамлаган яшүсмер ир балаларны сынау дәресләре үткәргәннән соң кабул итәбез.
- Фәнгә мәхәббәт тәрбияләүдә нинди методик алымнарга таянасыз?
- Укыту системасы бөтен мәктәптә дә бертөсле. Тик укучыларга ниндидер фәнне укытканчы, балада укырга теләк тудырырга, кызыксыну уятырга кирәк. Кызыксындыру чарасы - өлгереш күрсәткече. Бездә ул бар дип уйлыйм. Чөнки ел саен укучыларны Төркиягә сәяхәткә алып барабыз. Алар Эгей диңгезе янында ял итеп, төрек мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша. Бездә уку һәм ял кызыклы да, файдалы да уза.
- Кадрлар белән тәэмин ителеш ничегрәк?
- Кадрларга килгәндә, лицейда барлыгы 26 кеше: 19 педагог, 7 административ һәм укыту-ярдәмче персонал хезмәт куя. Педагогларның 68 процентын - ир-ат укытучылар тәшкил итә. Алар барысы да лицей тәмамлаган, инновацион технологияләр белән эшләүче белгечләр.
- Латиф Мехметович, сезнеңчә заманча укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Педагог - иң элек укучыларга әхлак, гуманлылык, патриотик тәрбия бирергә тиеш дип саныйм. Аның сөйләме белән эш -гамәлләренең туры килүе мөһим. Чөнки укытучы алкогольле эчемлекләр һәм тәмәкенең зыяны турында гаять әйбәт профилактик эш алып барса да, үзе бу начар гадәтләрне куллана икән, мондый остаздан файда юк. Мөгаллим - укучылар өчен үрнәк булырга тиеш, дип уйлыйм. Бала 18 яшькә кадәр дөрес тәрбия алса, начар гадәтләр үзләштермәсә, кыек юлга басмаса - аннан соң аның әхлагын бозу авыр. Чөнки ул үз уй-фикере, аңы һәм дөньяви карашы тәмам җитлеккән, тулаем формалашкан шәхес. Бу яктан без күп кенә мәктәпләрдән алдарак барабыз. Балалар белән ачыктан-ачык тормыш турында әңгәмәләр оештырабыз. Прокуратура вәкилләре белән берлектә наркомания, эчүчелеккә, тәмәке тартуга каршы профилактик чаралар үткәрәбез. Нәтиҗәсе, күргәнегезчә, безнең лицейны тәмамлаган егетләр азып-тузып йөрми, югары уку йортларында белем ала. Безнең тәрбия үзен аклый. Укучыларның йөзебезгә кызыллык китергәне юк, һәм китермәсләр дип уйлыйм. Кайчакта башка мәктәпләр: "Без тәрбияли алмадык, бәлки, сез тырышып карарсыз", дип тәртибе начаррак балаларны безгә җибәрә. Без алар белән әңгәмәләр алып барып, укучыны туры юлга бастырабыз. Кайбер очракта "тәрбиясез" бала укуга бирелеп, үзгәреп китә. Хәтта гел "5"кә генә укучылар исемлегенә керә.
- Гомумән, өлгереш дәрәҗәсе турында да әйтеп үтсәгез иде...
- Өлгереш дәрәҗәсенә килгәндә, лицей Бөгелмә районы мәктәпләре арасында лидерлар өчлегендә. Быел 27 призлы урыныбыз бар. Узган ел республикада - 6, Россия күләмендә - 3 призлы урын алган идек. Олимпиадада күпчелек география, тормыш иминлеге нигезләре, төрек теле дәресләреннән җиңү яулыйлар. Чит тел буенча укыту никадәр көчле булса да, кызганыч, республикада урын алган юк әле. Ләкин безнең лицейны тәмамлаган егетләр бер дә авырсынмыйча югары уку йортларына керә. Быел, мисал өчен, XI сыйныфны тәмамлаучыларның унысы Мәскәүгә җыена. 5-6сы Төркиягә китәргә теләк белдерде. Калганнары документларын бер үк вакытта Мәскәү, Уфа, Казан, Самара шәһәрендәге югары уку йортларына биреп карый. Кермичә калганнары юк, барысы да 100 процент югары уку йортлары студентлары булуга ирешә.
- Киләчәккә планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
- Планнар да, эшлисе эшләр дә күп әле. 2012-2013 уку елына кызлар лицее ачарга исәпләп торабыз. Шәһәр хакимияте фатихасын бирде инде, Мәгариф өлкәсе белән дә килешенгән. Әгәр егетләрнеке шәһәрдән читтә булса, кызлар лицее шәһәрдә урнашачак. Мондый лицей Казанда да берәү генә. Шуңа лицей бетергән хатын-кыз мөгаллимәләр табуы кыенлык тудыра.
Лениногорск шәһәре мәктәпләренә килеп, лицей белән таныштырырга планлаштырабыз.
Яңа уку елына лицей-интернатта укырга теләүчеләрне үзебездә көтеп калабыз.
Белешмә
Туган елы: 1968 ел, 1 гыйнвар
Туган урыны: Төркия , Мараш шәһәре
Белеме: 1) 1992 ел - Ататөрк университеты
2) 2002 ел - Чаллы дәүләт педагогия университеты
Эшчәнлеге: 1992 - 1997 елларда Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернат директоры урынбасары
1997 елдан - 2005кә хәтле, 2008 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Бөгелмә районы лицей-интернат директоры
Гаилә хәле: өйләнгән; ике кыз, бер ул тәрбияли

Теги: лицей
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: