Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Спортчы, гитарист һәм тикшерүче

Полициядә эшләү җиңелләрдән түгел. Чөнки төрле кеше белән очрашырга, төрле вакыйгаларга тап булырга туры килә. Шуңа да анда кырыс, ләкин түзем һәм намуслы кеше генә эшләргә тиеш. Лениногорск районы полициясенең тикшерү бүлекчәсе тикшерүчесе - Булат Хәсәншин әнә шундыйларның берсе. Ул мәктәптә укыганда ук башкалардан тәртип яратуы, спортны үз итүе белән...

Полициядә эшләү җиңелләрдән түгел. Чөнки төрле кеше белән очрашырга, төрле вакыйгаларга тап булырга туры килә. Шуңа да анда кырыс, ләкин түзем һәм намуслы кеше генә эшләргә тиеш. Лениногорск районы полициясенең тикшерү бүлекчәсе тикшерүчесе - Булат Хәсәншин әнә шундыйларның берсе.

Ул мәктәптә укыганда ук башкалардан тәртип яратуы, спортны үз итүе белән аерылып тора. Спортчы булу теләге белән 11 нче гимназиядәге милиция сыйныфына укырга керә. Аны тәмамлагач, укуын Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының Бөгелмә филиалында дәвам итеп, юрист-финансист белгечлеген үзләштерә.
Спортчы булырга хыялланган егетнең хезмәт юлы 2008 елда Лениногорск эчке эшләр бүлегенең патруль посты хезмәтеннән башлана. 2011 елның июленнән ул эчке эшләр бүлеге комендант төркемен йөртүче полицейский, ә быелның февраль аеннан тикшерү бүлекчәсе тикшерүчесе итеп билгеләнә, һәм бүгенге көнгәчә тикшерүче вазифасын башкара.
- Тикшерүче эшенең кыенлыгы шунда: синең грамоталы эш-гамәлләрең кеше тормышы, аның язмышы белән бәйле. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә таләпчән булырга, эшеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк,- ди ул эше турында.
24 яшьлек Булат Хәсәншинны хезмәттәшләре тыныч холыклы, кирәк чакта кырыс һәм җитди тикшерүче буларак хөрмәт итсә, якыннары аны спортчы, җырчы һәм яхшы күңелле булуы өчен үз итә. Буш вакытларында штанга күтәрү, чаңгыда йөрү, гитарада уйнау, машина ремонтлау белән мавыга. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дияргә була аның турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тикшерњче

2
X