Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Менә сиңа экономия!

Шәһәр халкының тормыш-көнкүреше көннән-көн яхшы якка үзгәрә. Элек газ җиһазларын алыштыру өчен еллар буе чират торып, горгаз складына килгән җиһаз гына куйсалар, хәзерге заманда кулланучыларның үзләренә ошаган газ плитәсе, су җылыту һәм башка җылыту җиһазы сатып алу мөмкинлеге бар. Колонка ролен үтәп, су җылыту өчен генә түгел, ә бүлмәне дә...

Шәһәр халкының тормыш-көнкүреше көннән-көн яхшы якка үзгәрә. Элек газ җиһазларын алыштыру өчен еллар буе чират торып, горгаз складына килгән җиһаз гына куйсалар, хәзерге заманда кулланучыларның үзләренә ошаган газ плитәсе, су җылыту һәм башка җылыту җиһазы сатып алу мөмкинлеге бар. Колонка ролен үтәп, су җылыту өчен генә түгел, ә бүлмәне дә җылыту мөмкинлеге бирүче җиһаз куярга да була. Халык акча саный, арзанрак әйбер сайлый башлады. Санавын-саный да, әмма кайвакыт әлеге экономия үзләренә үк зыян китерә.


Мәгълүм булганча, газ җиһазларын алыштыруны газ белән эш итәргә рөхсәте булган махсус оешма башкарырга тиеш. Әмма кайберәүләр, экономия максатыннан, яңа газ җиһазларын үзләре тоташтырырга маташа. Соңгы вакытта шәһәрдә андыйлар саны бермә-бер артты.
Быелның 25 гыйнварында "Лениногорскгаз" идарәсенең авария хезмәтенә Кошевой урамындагы 25 "А" йортның дүртенче подъездында газ юк, дигән хәбәр килә. Авария бригадасы урынга килгәч, түбәндәгеләр ачыклана: 60 нчы фатир хуҗалары газ колонкасын мөстәкыйль рәвештә алыштырып, газүткәргечне су үткәргеченә тоташтырган. Нәтиҗәдә, подъезд газсыз кала, ә газүткәргечендә газ урынына су була. 16 февральдә нәкъ шундый хәл Куйбышев урамы, 25 нче йортта кабатлана. 20 нче фатирда колонка мөстәкыйль рәвештә алыштырылганнан соң, беренче подъезд газсыз утыра. 14 мартта да Ленинград урамы, 33 нче йортта шундый эшләр үткәрелә. 13 нче фатирда алыштырылган колонка халыкны газсыз калдыра.
18 мартта Ленинград урамы, 33 нче йорт, 2 нче подъездда яшәүчеләр су торбасын газүткәргеченә тоташтыра. Нәтиҗәдә, газүткәргечкә су тулып, 15 фатир газ җиһазларын куллана алмый. 20 мартта Ленин урамы, 25 - 13 адресы буенча яшәүчеләр шулай ук газүткәргеченә су эләгүдән зыян күреп, газсыз кала. Соңгы очрак 31 мартта була. Чайковский урамы, 22- 5 адресы буенча яшәүче фатир хуҗасы газ колонкасы сатып алып, аны үзе генә алыштырып куя. Газны кабызганнан соң, газүткәргеченнән су килә.
Административ штрафтан тыш, барлык "оста куллар"га да "Лениногорскгаз" идарәсе бригадалары үткәргән эшләр өчен түләргә туры килде (ә бу якынча - 7 мең сум). Моннан тыш, алар аркасында халык зыян күрә! Фатирлар газсыз кала, ә аны тоташтырганчы күләмле эшләр башкарылырга: иң элек газүткәргеченә эләккән суны чистартырга кирәк. Моның өчен газүткәргечне ачып, өрдерергә, ачылган урынны сварка ярдәмендә эретеп ябыштырырга кирәк. Шуннан соң, газүткәргечләр опрессовкалана, газның саркып югалуы (утечка газа) тикшерелгәннән соң гына, газ бирелә. Әмма монда тагын бер проблема килеп туа. Подъездда яшәүче халыкның барысын да берьюлы өйдә тотуы кыен, ә шуннан башка газны җибәрергә ярамый. Болар барысы да экономияләргә теләгән кешеләр аркасында килеп чыккан бәла!
Газ чыгу куркынычы белән бәйле эшләрнең барысын да махсус укытылган һәм лицензияләре булган кешеләр үткәрергә тиешлекне онытмагыз. Газ җиһазларын алыштыру да шуңа керә. Экономия аркасында үзегез һәм якын-тирәдәге кешеләрнең тормышын куркыныч астына куймагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ