Заман сулышы

10 май 2012 яңалыклары

  • 10 май 2012 - 11:35
    Кара эшне караңгыда эшләсәң дә, яктыга чыга
    Ни аяныч, наркомания сөлек кебек егетләребезне, асыл кызларыбызны үз ятьмәсенә эләктерә тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә медицина учреждениеләрендә наркомания белән авыручы 9500 кеше исәптә тора. Белгечләр исә чынлыкта бу санның уннарча тапкыр артык булуын әйтә. Белүебезчә, әфьюн колына әйләнүчеләрнең күбесе диспансер, хастаханәләргә барырга, исәпкә алынырга теләми....
  • 10 май 2012 - 11:33
    Тукай янында
    Һәр авылның гадәткә кергән бәйрәмнәре була. Безнең Иске Иштирәк авылында шундый бәйрәм - Тукай һәйкәле янында аның туган көнен билгеләп үтү. Аны оештыруда Иске Иштирәк мәктәбе, Мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре катнаша. Бу чарадан мәктәпнең бер генә укучысы да читтә калмый. Тукайга багышлап җырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, Тукай әкиятләрен...
  • 10 май 2012 - 11:30
    “Сәхнә көзгеләре”
    Балалар иҗат йорты тарафыннан игълан ителгән "Премьера - 2012" конкурсына бара алмагач, сәхнәгә, иҗатка гашыйк укучыларым шулхәтле борчылды. Сезнең күңелдә ни өчен бара алмадылар икән, дигән уй тугандыр. Бик каты салкыннар булды шул ул көннәрдә, хәтта укымадык та. Шундый салкында спектакль күрсәтәм, дип ничек итеп балаларны Лениногорск шәһәренә кадәр алып...
  • 10 май 2012 - 11:28
    Соңарган сөю
    Газет укучыларыбызга яхшы таныш, "Заман сулышы"нда 1996-1997 елларда бүлек мөдире булып эшләгән Наил Искәндәр улы Шәрифуллин, шушы көннәрдә редакциягә яңа китабын китерде. Шатлыгыңны уртаклашырдай дусларың булу - үзе бер бәхет булса, иҗат чишмәсендә сугарылып, каләм чарлаганда бергә булган хезмәттәшләрең белән сөенечеңне уртаклашу - тагын да зуррак куаныч. Яңа китабының укучы...
  • 10 май 2012 - 11:26
    Газет турында истәлекләр
    Ивановка авылында бик кызык, тынгысыз өлкән яшьтәге бер апа белән танышырга туры килде. Әлфия Афзаловага тиң тавыш белән татар һәм рус телендә җырларга, шунда ук шигырь чыгарырга сәләте булган бу апаны, әби, дип әйтергә тел бармый. Аккүл авылында яшәүче Сахирә апа Низамованы акүллеләр генә түгел, ивановкалылар да үз итә, бер...
  • 10 май 2012 - 11:08
    Күрде солдат төрлесен...
    Дәһшәтле сугыш еллары артта калса да, ул вакыттагы авырлыклар беркайчан да онытылмыйча истә калачак. Без сугышта катнашмасак та, сугышта катнашкан соңгы солдатларны алмаштыручы булып, армиядә хезмәт итәргә туры килде. Америка белән безнең ил аралары бик кискен тора иде әле ул вакытта. Мин үзем Советская Гавань дигән шәһәрдә Тын океан флотының...
  • 10 май 2012 - 10:57
    Хатирәне яңарткан көн
    "Лениногорскгаз" идарәсендә Җиңү көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә тыл хезмәтчәннәре һәм сугышчы-интернационалистлар чакырылган иде. Бу көн табын янында истәлекләр белән уртаклашу, озак вакыт күрешмичә торган дусларның җылы аралашуы белән башланды. - Безгә җиңү алып килгән кадерле ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлау өчен ел саен биредә җыелабыз. Кадерле ветераннар, сугышчы-интернационалистлар!...
  • 10 май 2012 - 10:53
    Хәбәр итегез!
    4 майда 15.30 сәгатьтә шәһәрдә алдау очрагы теркәлгән. Әлеге җинаятьтә 35-40 яшьтәге хатын-кыз гаепләнә. Ул кыска кара күн курткадан, чәче - җилкәгә хәтле, кара төстә, кулында кара ялтырап торган шома сумка. Аның турында берникадәр мәгълүматы булганнарны, кичекмәстән 02, 2-72-20 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык һәм бүләкләү гарантияләнә.
  • 10 май 2012 - 10:48
    Көрәштә – өченче
    Түбән Кама шәһәрендә грек-рим көрәше буенча 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелеге үтте. Ярышларда Зеленодольск, Чистай, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә һәм Лениногорск спортчылары катнашты. Нәтиҗәдә, өченче приз ияләре булып якташыбыз Тимур Хисмәтуллин һәм Абдулла Казыханов калды.
  • 10 май 2012 - 10:48
    “Сугыш. Җиңү. Хәтер”
    Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә 11 нче гимназиянең IX сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Денисовлар гаиләсе белән очрашты. Ветераннар сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты, яшь буынга Ватанны яратырга, кадерләргә һәм сакларга кирәклеген искәртте. Очрашуны йомгаклап, укучыларга - сугыш чоры әдәбияты презентацияләнде.
  • 10 май 2012 - 10:38
    Сак предприятиесе җиңүче
    Казанда ТР Эчке эшләр бүлегенең актлар залында "Закон территориясе" дигән республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аның максаты - җәмәгать тәртибен саклауга өлеш кертүчеләрне барлау, яшьләрне хокук ягыннан тәрбияләү. Конкурска 196 материал тапшырылып, 35 җиңүче һәм лауреат билгеләнгән. Алар арасында Лениногорскиның "Страж" шәхси сак предприятиесе дә бар. Аның җитәкчесе Мансур Гыйльморадов "Җәмәгать...
  • 10 май 2012 - 10:25
    Даны тоныкланмас бәйрәм
    Җиңү таңы китергән ел фасылына гына карагыз әле! Май - табигатькә яшеллек, җанлы тормыш бүләк иткән ай. Ә безгә - тыныч тормышта яшәүчеләргә имин, аяз көннәр китергән, кешелекне фашизм коллыгыннан коткарган ай. Ел саен 9 май көнне Мәңгелек ут янына җыелып, бармак белән генә санарлык исән-имин ветераннарга хөрмәт күрсәтәбез, сугыш...
Реклама