Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Хатирәне яңарткан көн

"Лениногорскгаз" идарәсендә Җиңү көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә тыл хезмәтчәннәре һәм сугышчы-интернационалистлар чакырылган иде. Бу көн табын янында истәлекләр белән уртаклашу, озак вакыт күрешмичә торган дусларның җылы аралашуы белән башланды. - Безгә җиңү алып килгән кадерле ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлау өчен ел саен биредә җыелабыз. Кадерле ветераннар, сугышчы-интернационалистлар!...

"Лениногорскгаз" идарәсендә Җиңү көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә тыл хезмәтчәннәре һәм сугышчы-интернационалистлар чакырылган иде. Бу көн табын янында истәлекләр белән уртаклашу, озак вакыт күрешмичә торган дусларның җылы аралашуы белән башланды.


- Безгә җиңү алып килгән кадерле ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлау өчен ел саен биредә җыелабыз. Кадерле ветераннар, сугышчы-интернационалистлар! XX гасырның иң зур кайгысы - Бөек Ватан сугышы. Бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән әлеге бәлане җиңеп, бүген аның 67 нче елын каршылыйбыз. Предприятиедә бердәнбер сугыш ветераны калды. Ул - Андрей Курушкин. Аңа 94 яшь тулды. Бәйрәмгә килә алмаса да, аны өенә барып, котладык. Барыгызга да исәнлек-саулык телим, - диде идарә начальнигы Әнәс Вәлиев, һәркемгә бүләкләр белән чәчәкләр тапшырып.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева да үз чыгышында, һәрбарчасына саулык һәм тигез гомер, аяз күк йөзе һәм тынычлык теләде. Аның сүзләренә ветераннар советы рәисе Татьяна Задвинская кушылды. Яу кырында ятып калганнарны искә алып, арабызда калган санаулы ветераннарга сәламәтлек теләде.
Бәйрәм башланганчы 16 ел газчы хезмәтендә эшләгән Әхмәдулла Вәлиев белән сөйләшеп алдым, ул сугыш турындагы истәлекләре белән бүлеште.
- Сугыш башланганда, 12 яшьлек үсмер идем. Мәктәптә укыйсы урынга, кырда эшләргә, сугыштагы солдатларны ашатырга туры килде. Эшләдек, зарланмадык, авыр булса да түздек. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозда эшли башладым. 28 ел тракторчы булып эшләдем, - диде ул.
Бәйрәм, идарә артистлары әзерләгән концерт белән үрелеп барды. Алар ветераннарга үз теләкләрен җыр-моң аша җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќићњ

2
X