Заман сулышы

Күрде солдат төрлесен...

Дәһшәтле сугыш еллары артта калса да, ул вакыттагы авырлыклар беркайчан да онытылмыйча истә калачак. Без сугышта катнашмасак та, сугышта катнашкан соңгы солдатларны алмаштыручы булып, армиядә хезмәт итәргә туры килде. Америка белән безнең ил аралары бик кискен тора иде әле ул вакытта. Мин үзем Советская Гавань дигән шәһәрдә Тын океан флотының...

Дәһшәтле сугыш еллары артта калса да, ул вакыттагы авырлыклар беркайчан да онытылмыйча истә калачак. Без сугышта катнашмасак та, сугышта катнашкан соңгы солдатларны алмаштыручы булып, армиядә хезмәт итәргә туры килде. Америка белән безнең ил аралары бик кискен тора иде әле ул вакытта.


Мин үзем Советская Гавань дигән шәһәрдә Тын океан флотының яр буе оборонасында артиллериядә хезмәт иттем. Шул вакытларда хәтердә калган истәлекләрне язарга телим. Бер ел хезмәт иткәч, безнең өйрәнгәннне тикшерү өчен укыту полигонына алып килделәр. Без танкларга каршы пушкалардан атарга тиеш идек. Батареяда дүрт отделениегә 28 кеше. Отделениенең өчесе яхшы гына атып, танкны җимерде, ә дүртенчесе корылган патронны көпшәгә җибәрә алмады: билгеләнгән араны танк узып китте. Димәк, ул үзенең бурычын үти алмады. Шуның өчен безне стройга тезеп, бик яхшылап үгет-нәсыйхәт бирделәр. "Сезне танк таптап китте, үзегезне юк дип исәпләгез", дип машиналарны бездән башка гына кайтарып җибәрделәр. Моның сәбәпчесе Первухин дигән солдат иде. Кайткан чакта солдатлар да, офицерлар да тегенең "тетмәсен теттеләр": русның нинди "матур" сүзләре бар, барысы да аңа яудырылды.
Җәй айларында флот күнегүләре башланды, без бу юлы катерлар атып, мактауга лаек булдык. Бу турыда газетка язып чыктылар, бүләкләр тапшырып үрнәк батарея буларак танылдык. Бу вакытта Америка белән Корея сугыша, араларыбыз якын, шунлыктан төнлә һәм көндез диңгезне, һаваны күзәтәбез. Теләсә кайсы вакытта ут ачарга әзер идек. Шулай бервакыт каравыл начальнигы булып торганда, төнлә бер часовой югалды. Бөтен җирне эзләдек, юк кына. Икенче көнне, карабинын тотып, үзе кайтып керде. Пушка тышлыгына төренгән дә ятып йоклаган, исе китеп тормаган. Командование зурга җибәрмәде, гауптвахта белән генә чикләнде.
1952 елның 23 феврале истә калган. Ул көнне бер солдатның туган көне иде. Кайдан алган булгандыр, үзе белән бер шешә шәраб тоткан. Шуны эчеп солдатларның башына киткән. Ул вакытта мин дежурда идем. Гөнаһ шомлыгы, үзенең ярдәмчеләре белән штаб начальнигы һәм полк командиры килеп төште. Хәрби тревога бирделәр, бу инде һәрбер солдат пушка янында үзенең урынын алырга тиеш дигән сүз. Николай Васильев дигән исерек солдатны карават астына яткырып, одеялын идәнгә хәтле төшереп каплап куйганнар. Соңыннан сөйләде: "Алар керүгә үк айнып киттем, төчкермәсәм ярар иде дип, бармагымны тешләп яттым", дип. Ярый ул вакытта замполит яхшы кеше булып чыкты "Иптәш полковник, сезне телефонга чакыралар", дип алдап, безне бик зур ЧПдан коткарды.
Хезмәт итеп туган якларга кайтыр алдыннан командировкага җибәрделәр. Ә өч солдатны бездән бер атна алда кайтардылар. Алар безнең кайтуыбызга чемоданнарыбызны "чистартып" киткәннәр. Менә ышанып тор син, югыйсә 4 ел бергә хезмәт иттек, авырын да җиңелен дә бергә күрдек. Матюшкин фамилияле солдатның мең сумга якын акчасы юк икәнен белгәч, идәндә тәгәрәп елаганы хәзер дә күз алдымда. Шул чагында бик кызганыч булган иде. Өч солдатка командирларыбыз 200 сум бирде, ә безгә - ике сержантка солдатларны начар тәрбияләгәнсез дип, коры кул белән калдырдылар. Ә теге "чистартучылар" Первухин һәм аның иптәшләре иде. Ул шулай үзенчә үч алган булып чыкты.
Теги: Солдат
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: