Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кара эшне караңгыда эшләсәң дә, яктыга чыга

Ни аяныч, наркомания сөлек кебек егетләребезне, асыл кызларыбызны үз ятьмәсенә эләктерә тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә медицина учреждениеләрендә наркомания белән авыручы 9500 кеше исәптә тора. Белгечләр исә чынлыкта бу санның уннарча тапкыр артык булуын әйтә. Белүебезчә, әфьюн колына әйләнүчеләрнең күбесе диспансер, хастаханәләргә барырга, исәпкә алынырга теләми....

Ни аяныч, наркомания сөлек кебек егетләребезне, асыл кызларыбызны үз ятьмәсенә эләктерә тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә медицина учреждениеләрендә наркомания белән авыручы 9500 кеше исәптә тора. Белгечләр исә чынлыкта бу санның уннарча тапкыр артык булуын әйтә. Белүебезчә, әфьюн колына әйләнүчеләрнең күбесе диспансер, хастаханәләргә барырга, исәпкә алынырга теләми. Узган ел гына да 300гә якын яшь хатын-кыз һәм ир-ат зур доза наркотик кабул итүгә бәйле рәвештә дөнья куйган.


Шунысы да хафага сала: соңгы елларда республикага Европа илләреннән һәм Кытайдан аеруча куркыныч, яңа төр синтетик наркотик матдәләр керә башлады. Алар арасында кешенең аңына тәэсир итеп, галлюцинация, юнәлешне билгели алмау, ишетү, сөйләү сәләте бозылу кебек тайпылышлар китереп чыгара торган психотроп матдә дигәннәре дә, бик кыска вакыт эчендә кешенең саулыгын җимереп, гомерен кисүгә китерә торганнары да бар. Әйтик, кодеин кушып ясала торган дезоморфин, наркоманнар теле белән әйтсәк, «крокодил» бер-ике тапкыр куллануга ук кешене бәйлелектә яшәргә мәҗбүр итә, һәм, аны кулланучының тышкы һәм эчке әгъзаларын черетеп, 1-2 ел эчендә кабергә дә кертә. Бик еш кына аларның аякларын кисәргә туры килә.
Шөкер, Татарстан Дәүләт Советы, ТР Президенты башлангычы белән, хәлнең үтә дә кискен торуын аңлап, халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, кодеинлы препаратларны даруханәләрдә рецепт белән генә җибәрү тәртибен кертүне, аны бозучыларны җаваплылыкка тартуны билгеләүче закон кабул итте. Нәтиҗәдә республикада дезоморфин кулланучылар кимеде.
Соңгы вакытта хокук саклау органнарының бу юнәлештә тагын да нәтиҗәлерәк эшли башлавын да әйтергә кирәк. «Наркоконтроль» федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев коллегия утырышында искәртеп үткәнчә, узган ел законсыз әйләнештән алынган наркотикларның тулаем авырлыгы 2010 елга саннар белән чагыштырганда, 9 тапкыр арткан һәм 822 килограмм тәшкил иткән. Республикага наркотиклар кертү каналлары ачыкланып, байтак җинаятьчел наркоширкәтләр эшчәнлеге туктатылган, әфьюн тарату белән шөгыльләнгән күп кенә җинаятьчел төркемнәр тар-мар ителгән, Татарстанга Кытайдан, Казахстаннан, Таҗикстаннан һәм Русия төбәкләреннән наркотиклар кертә торган 19 канал ябылган. Тулаем алганда, узган ел «Наркоконтроль» идарәсе хезмәткәрләре Татарстанда әфьюнле матдәләр белән бәйле 1,5 мең җинаять кылынуын ачыклаган. Аларның 80 проценты авыр һәм аеруча авыр, дип тәгаенләнгән.
«Наркоконтроль» идарәсе наркоманиягә каршы үткәрә торган күпсанлы чараларның иң нәтиҗәлесе - «Үлем белән сәүдә итү урыннары турында хәбәр ит» акциясе. Апрель аенда бу акциянең беренче этабы тәмамланды. 10 көн дәвамында һәр кеше «ышаныч телефоны»на шылтыратып, үзен борчыган сорауны бирә яки хәбәр җиткерә алды. Аларга наркополицейскийлар белән бергә, телефон янында кизү торган сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, дини һәм яшьләр оешмалары вәкилләре дә җавап бирде. Акция узган көннәрдә республикада яшәүчеләрдән «Наркоконтроль» идарәсенә 250ләп мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның күбесе наркоманияне кисәтү, әфьюнле матдәләр белән бәйлелектә яшәүчеләрне дәвалау-тернәкләндерү мәсьәләләренә кагылса, һәр 4 нче шылтырату оператив әһәмиятле мәгълүматка ия булган. Акция барышында 640 килограммнан артык наркотик матдә әйләнештән алынган. Бу җәһәттән «Наркоконтроль» идарәсе хезмәткәрләре битараф булмаган, кирәкле мәгълүматны җиткергән кешеләргә рәхмәт белдерә. «Сез күп кешеләрнең тормышын XXI гасыр афәтеннән коткарып калдыгыз», - ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркотик

2
X