Ни аяныч, наркомания сөлек кебек егетләребезне, асыл кызларыбызны үз ятьмәсенә эләктерә тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә медицина учреждениеләрендә наркомания белән авыручы 9500 кеше исәптә тора. Белгечләр исә чынлыкта бу санның уннарча тапкыр артык булуын әйтә. Белүебезчә, әфьюн колына әйләнүчеләрнең күбесе диспансер, хастаханәләргә барырга, исәпкә алынырга теләми....