Заман сулышы

8 июнь 2012 яңалыклары

  • 8 июнь 2012 - 09:40
    Рәхәте дә, михнәте дә үзеңнеке
    Чит яктан берәрсе килеп: "Районда уңган кешеләр яши торган авылны күрсәтегез әле", дисә, мин һич икеләнүсез: "Әнә, Түбән Чыршылы авылына барып күреп кайтыгыз", дияр идем. Чыннан да, биредә төзек, матур йортлары белән уңган-булганнар яши. Әнәс Кадыйров, улы Илсур белән, оста итеп рәшәткәләр ясый, Әдһәм Ситдыйков, Илшат Әхмәдиевләр мал-туар үстерү белән...
    521
    0
    0
  • 8 июнь 2012 - 09:32
    Моң
    Кеше китә... Аңардан соң җирдә моң сибелеп кала. Моң кала, сагыш кала... Якын кешеңне югалту сагышы миңа никтер шәмәхә төстә булып тоела. Шәмәхә томан, шәмәхә болыт... Якын кешеләрен югалтканнан соң җирдә калганнар, кояш нурын, көн яктысын күрми, шул томан-болытларга уралып, әле байтак адашып йөри. Вакыт үтә, болытлар сыегая, тарала, томан...
    632
    0
    0
  • 8 июнь 2012 - 09:29
    Миләүшә моң өләшә
    Туып-үскән җирем, җырлы-моңлы якты дөньяга килгәнемә, ата-баба туфрагында яшәвемнән тәм табып, куанып-кинәнеп гомер итәм. Лениногорскидагы һәрнәрсә, үзгәреш, яңалык, шатлык, борчу, вакыйгалар уч төбенә сыярлык йөрәк аша уза сыман. Гомер иткән тирәлегебездән олы тарих үткән. Бәлки, шуңадыр да, адым саен геройлар, йорт аралаш батырларга, ил күрке шәхесләргә юлыгабыз. Арабызда мактап телгә...
    515
    0
    0
  • 8 июнь 2012 - 09:25
    Мебель алу җиңел эш түгел
    Кибеттән берәр төрле мебель сатып алдыгыз һәм өйгә кайткач, брак икәнен күрдегез, ди. Бу очракта нишләргә? Мебельне алмаштырыр өчен башта шуны ачыкларга: кимчелеге җитәрлек дәрәҗәдә зурмы, мөһимме. Билгеле булганча, әлеге мәсьәләне хәл итүдә товар белгече карар кабул итә. Әгәр дә акчагызны кире кайтарырга телисез икән, бу очракта товарның ни дәрәҗәдә...
    482
    0
    0
  • 8 июнь 2012 - 09:21
    Бергәләп эшләү кирәк
    Наркоманиягә каршы бергәләшеп көрәшкәндә генә уңышка ирешеп булуы барыбызга да мәгълүм. Тик төрле структураларның нәтиҗәле хезмәттәшлеген ничек итеп булдырырга? Лениногорскида үткән зональ семинар-киңәшмәдә сүз шул хакта барды. ТР Иҗтимагый палатасы, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы оештырган әлеге чарада республиканың көньяк-көнчыгышындагы унлап районнан иҗтимагый оешма, сәламәтлек саклау учреждениесе, наркоконтроль, хокук...
    535
    0
    0
  • 8 июнь 2012 - 09:18
    Трамплиннан сикерәләр
    12 - 14 июньдә Лениногорскида 19 яшькә кадәрге егет-кызлар арасында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары узачак. Анда Уфа, Казан, Түбән Новгород, Сочи шәһәрләре, Киров өлкәсе, Пермь крае җыелма командалары катнаша. 12 июнь - килү көне, 13 июнь - рәсми күнекмәләр, 14 июнь - К-29 һәм К-48 трамплиннарыннан сикерү.
    484
    0
    0
  • 8 июнь 2012 - 09:15
    Куакбаш батыры
    Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең спортзалында татар-башкорт көрәше узды. Анда шәһәр һәм район яшьләре катнашты. Нәтиҗәдә, үз үлчәү авырлыкларында I урыннарны Илфат Вәлиев (Керкәле), Руслан Лущиков (Лениногорск) һәм Куакбаш егете Рөстәм Фәйрушин яулады. Рөстәм ярышның абсолют батыры исеменә дә лаек булды.
    475
    0
    0
  • 8 июнь 2012 - 09:13
    Яңа офис
    "Татэнергосбыт"ның яңа офис бинасы ачылды. Әлеге тантанада шәһәр мэры Р. Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе А.Хисмәтуллин, ТКХ һәм төзелеш информацион ресурслар үзәге директоры И. Садриев катнашты. Офисны төзүчеләр бу көнне Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
    468
    0
    0
Реклама